Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 27 февральгә Татарстанда COVID-19ның 17 923 очрагы теркәлгән

    Татарстанда COVID-19ның 52 яңа очрагы теркәлгән, 1се читтән кертелгән, 51е чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 18 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 34 кеше өйдә дәвалана.

    Яшь төркемнәре буенча:

     18 яшькә кадәр - 1

    18 яшьтән 30га кадәр - 3

     30 яшьтән 50гә кадәр - 11

     50дән 60ка кадәр - 7

     60тан 70кә кадәр - 17

     70тән – 80гә кадәр - 10

     80нән 90га кадәр - 3

     90 яшьтән өлкәнрәк - 0

    География: Казанда - 32, Яр Чаллыда - 8, Буа, Менделеевск, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарында - 1әр, Алабуга һәм Тәтеш районында - 2шәр, Яшел Үзән районында - 4 очрак теркәлгән.

     

     Барлык чорда 14 546 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 132се - узган тәүлектә.

    Барлыгы 75 056 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 3 134), шулардан 13 631 кеше привиканың икенче дозасын алган.

    Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:

    1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы

    2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,

    3. бердәм 122 номер,

    4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,

    5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: