Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 27 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 10 083 очрагы теркәлгән

    Татарстанда COVID-19ның 83 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 81 е – чирне башка авыраучылар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 13 кеше хастаханәгә салынган, 70 кеше өйдә дәвалана.

    Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 3, 18 яшьтән – 30га кадәр – 8, 30дан - 50гә кадәр – 29, 50дән – 60 ка кадәр – 13, 60тан - 70кә кадәр – 16, 70тән – 80гә кадәр – 6, 80нән - 90 га кадәр – 8, 90 яшьтән өлкәнрәк – 0.

    География: Казанда – 64, Яр Чаллыда – 3 очрак теркәлгән, Балтач, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында – 1әр очрак, Әлмәт, Бөгелмә районнарында – 2шәр очрак, Буа, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында  – 3әр очрак теркәлгән.

    Барлык чорда 8820 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 77се узган тәүлектә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: