28 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 15 790 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 83 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3се читтән кертелгән, 80не - чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 26 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 57 кеше өйдә дәвалана
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 2
18 яшьтән 30га кадәр - 8
30 яшьтән 50гә кадәр – 23
50дән 60ка кадәр – 12
60тан 70кә кадәр – 25
70тән – 80гә кадәр – 10
80нән 90га кадәр - 3
90 яшьтән өлкәнрәк - 0
География: Казанда - 42, Яр Чаллыда – 7, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Лаеш, Тәтеш һәм Тукай районнарында – 1әр, Арча, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч һәм Нурлат районнарында – 2шәр, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Түбән Кама районнарында - 3әр, Питрәч районында – 4 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 12 234 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 96сы - узган тәүлектә.
Спутник V вакцинасы 12 610 кешегә ясалган, шулардан 2 463 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Барлыгы 13 442 доза вакцина кайтарылган (93,8 % файдаланылган).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев