Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

28 майда Яңа Чишмә ял паркында «Россия - ул без!» дип аталган патриотик концерт булып узды

Аның кысаларында һава шартлары аркасында кичектерелгән (Җиңү көнендә булырга тиеш иде) «Живи, цвети, Победный май!» фестивале узды. Ул 28 майда билгеләп үтелә торган Чик сакчысы көненә дә багышланган иде.

Фестивальдә БСМдә тәрбияләнүчеләр, авыл клубларының өлкәннәр вокаль ансамбльләре, АМЙ каршындагы балалар вокаль ансамбльләре чыгыш ясады. Барлык артистлар да Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби формада яки 40 нчы елларда модалы күлмәкләрдән иде. 

Яшь «йолдызлар» - Даниил Бочкарев «Бухенвальдский набат», Анастасия Ерашова «Красно солнышко» җырлары белән чыгыш ясадылар. Петропавел мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы, баянчы Алексей Бельков «Синий платочек» җырына вариацияләр башкарды. 

Биредә авыл халкы гына түгел, РФ, ТР байраклары һәм башка әләмнәр тотып килгән запастагы Яңа Чишмә чик сакчылары да бар иде. «Селяночка» ветераннар ансамбле җитәкчесе Анастасия Козлова коллектив чыгышыннан соң аларны Чик сакчысы көне белән котлап, иң яхшы теләкләрен җиткерде. 

Фестивальдә шулай ук Черемухово АМЙның «Рябинушка», Екатерина АМЙдан «Ивушка» фольклор ансамбле, Архангел Бистәсеннән Наталья Таротина һәм Ольга Беляеваларның вокаль дуэты, Петропавел АМЙдан Светлана Соловьева, Ленинодан «Родничок» балалар вокаль коллективы һәм «Околица» халык төркеме, Архангел АМЙдан «Любава» рус җыры коллективы, «Моңлы Чишмә» һәм башкалар чыгыш ясады.

Рамилә Халикова һәм Гөлүсә Низамова дуэты татар телендә «Катюша» җырын, Чаллы Башы мәдәният йортының «Мирас» ансамбле белән дуэтта «Җиңү язы», Владимир Охотниковның «Два орла», Сергей Моляковның  «Алеша» җырын башкарулары көчле алкышлар белән кабул ителде. Шулай ук «Вдовы России», «От героев былых времен», «Никто не забыт», «За Россию» һәм башка җырлар яңгырады. 

Концерт бик эчтәлекле булды, артистларның аңа бик җитди һәм җаваплы әзерләнгәннәре күренә. Тырышлыклары, талантлары, ихластан башкарган җырлары өчен, барлык катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Фестиваль Д.Тухмановның Владимир Охотников һәм Сергей Моляков дуэты (Чуаш Чабаксары АМЙ) башкаруындагы «День Победы» дигән легендар җыр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев