Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 28 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 10168 очрагы теркәлгән

    Татарстанда COVID-19ның 85 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4се читтән кертелгән, 81е – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 19 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 66 кеше өйдә дәвалана.

    Яшь төркемнәре буенча:

     18 яшькә кадәр – 1

    18 яшьтән 30га кадәр - 11

     30 яшьтән 50гә кадәр – 38

     50дән 60ка кадәр – 19

     60тан 70кә кадәр – 11

     70тән – 80гә кадәр – 5

     80нән 90га кадәр - 0

     90 яшьтән өлкәнрәк - 0

    География: Казанда - 61, Яр Чаллыда – 5 очрак, Әлмәт, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Саба һәм Тәтеш районнарында – 1әр очрак, Яшел Үзән, Ютазы һәм Питрәч  районнарында – 2шәр очрак, Биектау районында 3 очрак, Лаеш районында – 4 очрак теркәлгән.

    Барлык чорда 8912 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 92 кеше - узган тәүлектә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: