Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 3 августка Татарстанда COVID-19ның 24081 очрагы теркәлгән

    Татарстанда COVID-19ның 49 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 48зе чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.

    21 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 28 кеше өйдә дәвалана.

    География: Казанда - 24, Яр Чаллыда - 6, Актаныш, Арча, Бөгелмә, Балык Бистәсе, Сарман һәм Чүпрәле районнарында - 1әр, Буа, Зәй, Лаеш, Мөслим, Түбән Кама районнарында - 2шәр, Тукай районында - 3 очрак теркәлгән.

    Барлык чорда 21339 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 50се - узган тәүлектә.

    Барлыгы 836828 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 5604) шулардан 620445 кеше привиканың икенче дозасын алган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: