Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 3 июньгә Татарстанда расланган COVID-19 белән 54 кешенең 30ы хастаханәгә урнаштырылган

    Авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 24 кеше өйдә табиблар күзәтүе астында дәвалана.

    30 яшьтән 50 яшькә кадәр – 23, 70 яшьтән 80 яшькә кадәр - 11 һәм 60тан 70 яшькә кадәр - 10, 50дән 60 яшькә кадәр - 5, 18 дән 30 яшькә чаклы – 3әү һәм 18 яшькәчә ике бала.
    Авыраучыларның 35е – Казанда, 6сы – Чаллыда, 5се-Яшел Үзән районында. Питрәч районында соңгы тәүлек эчендә – 2, Апас, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Мамадыш һәм Түбән Кама районнарында берәр очрак.
    3 июньгә Татарстанда барлыгы COVID-19 ның 3351 очрагы теркәлгән.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: