Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

3 мартта «Шешмаойл» АҖдәге кар машиналарына техник карау уздырылды

2021 елның 3 мартында «Шешмаойл» АҖ җитештерү базасында кар машиналарына техник карау уздырылды.

Әзерлек линиясендә 9 берәмлек техника чыгарылды. Бу теркәлгән кар машиналарының 100 %ын тәшкил итә. Тикшерү барышында теркәү документларының булуы, номер агрегатларының туры килүе, идарә итү хокукына таныклыкларның тиешле категория белән булуы, юлдан читтә йөрүче машиналарның техник торышы, ут приборларының төзеклеге тикшерелде. ТР территориясендә үзйөрешле машиналар катнашында ЮТҺлар, бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат һәм кар машиналарын эксплуатацияләү вакытында иминлек таләпләре җиткерелде.

«Шешмаойл» АҖнең баш инженеры С. Н.Миронов җитәкчелегендәге коллектив әлеге төр техниканы әзерләүгә җаваплы караган һәм машиналарның барысы да техник карау узу турында таныклык алачаклар.

Рәис Хисмәтуллин - Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев