Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

3 сентябрьдә Чертуш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәлиуллина Тәскирә Усман кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Ул 4 сыйныфны тәмамлагач, сугыш башлана, кызга алга таба укырга түгел, ә колхозда эшләргә туры килә.

Әтисе фронтта, сыерлары булмый, ачлык, ялангачлык хөкем сөрә. Шулай да исән кала алганнар. Кышын чаналарда 5 километр ераклыктан әнисе белән бергә урманнан чыбык-чабык ташыйлар. Ә салкын йортта әниләрен һәм өлкән апаларын биш бала көткән. 1944 елда кызның йөрәгендә мәңгелек яра калдырган очрак була. 14 яшендә аңа, яшүсмер кыз өчен генә түгел, ә өлкәннәр өчен дә түзә алмаслык ачы кайгы кичерергә туры килә. Әтисе гаилә өчен шушы авыр вакытта аңа: «Кояш артыннан бар, ул сине туган бусагаңа китерер...», - ди.
1952 елда Тәскирә Усман кызы кияүгә чыга, ире Шәүкәт белән дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. 60 ел бәхетле гомер кичерәләр. Ялгызы гына калгач, Тәскирә әби, кызлары үзләренә дәшсә дә, туган Чертушын ташлап китәргә теләми. Аяклары начар йөри, өйдә диварлар да булыша, диләр бит. Тик ул бер генә көн дә ялгыз тормый. Ай саен кызларының берсе аның янында була, карый, гәрчә аларның оныклары, гаилә эшләре булса да, әниләре алар өчен изге. "Өлкән кеше бит ул кайгыртуга, назга һәм яратуга мохтаҗ бала кебек. Син аңа бурычлы кеше", - ди кече кызы Сания.
Тәскирә Усман кызының язмышы турында «ЯЧХ»нең 9 сентябрь санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев