Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

30 ел элек без ниләр турында яздык

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы, 1 август 1985 ел: "Чаллы Башы авылында Мәдәният йортын Илсөяр Дәүләтшина җитәкли. Ул бу эштә әле яңа кеше һәм, мөгаен, шуңа күрә яшь сәнгать җитәкчесенең барысы да килеп тә чыкмыйдыр. -Без "Мәдәни-агарту эшләре һәм клуб" журналы һәм башка журналлар яздырдык, тик безгә почтада мондый журналларның аларда...

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы, 1 август 1985 ел: "Чаллы Башы авылында Мәдәният йортын Илсөяр Дәүләтшина җитәкли. Ул бу эштә әле яңа кеше һәм, мөгаен, шуңа күрә яшь сәнгать җитәкчесенең барысы да килеп тә чыкмыйдыр.
-Без "Мәдәни-агарту эшләре һәм клуб" журналы һәм башка журналлар яздырдык, тик безгә почтада мондый журналларның аларда булмавын әйтеп, үтенечне кире кактылар, - дип сөйли Илсөяр. Мәдәният йортының матди базасы да әлегә йомшак. Яңа телевизор, кино залы өчен пәрдәләр сатып алуга акча юк".
Зур күләмле язмада яшь белгечнең мәдәни эшен үстерү планнары һәм МЙ проблемалары турында языла.
30 ел үткәч. Илсөяр Дәүләтшина билгеләнгән планнарны гына түгел, башкаларны да җиренә җиткереп үтәде. Андагы театр, бию, хор коллективлары бөтен республикага билгеле. Ә бүгенге көндә ул җитәкләгән әлеге Мәдәният йорты яңа бинада үзенең матди базасын ныклап торып ныгытты. 30 ел элек куйган үз бурычын Илсөяр "бик шәп" билгесенә үтәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев