Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

30 ел элек без ниләр яздык

Район газетасының 1985 елгы 16 июль саны. Рәсемдә "Буревестник" совхозынннан яшь механизатор Степан Мелихов: "...Т-150 тракторында Степан Алексеевич азык хәзерләү комбайннарының өзлексез эшчәнлеген тәэмин итеп, бик җитез рейс арты рейс ясый". 30 ел узгач -Якташыбыз Степан Мелиховның хезмәт эшчәнлеге авыл хуҗалыгы тармагында үтте. Ул гомер буе намус белән хезмәт итте,...

Район газетасының 1985 елгы 16 июль саны. Рәсемдә "Буревестник" совхозынннан яшь механизатор Степан Мелихов: "...Т-150 тракторында Степан Алексеевич азык хәзерләү комбайннарының өзлексез эшчәнлеген тәэмин итеп, бик җитез рейс арты рейс ясый".
30 ел узгач
-Якташыбыз Степан Мелиховның хезмәт эшчәнлеге авыл хуҗалыгы тармагында үтте. Ул гомер буе намус белән хезмәт итте, 3 ел элек, сәламәтлеге какшап, пенсиягә чыкты, - дип сөйләде безгә Волчья Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Иван Улитин. -Степан Алексеевич тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстерде. Алар бар да тормышлы.
Район газетасының 1985 елгы 20 июль саны: "... "Закамский" совхозы механизаторы Николай Каришев әйбәт нәтиҗәләргә ирешә, ул МТЗ-80 тракторында күпьеллык үләннәр чаба, җәмәгать терлекләренең тук кышлавын кайгырта".
Узган ел Николай Гавриловичка 60 яшь тулган һәм ул пенсиягә чыккан. Аңарчы кырчылык бригадасы бригадиры булып эшләгән. Аның өч баласы бар. Улы Анатолий да, әтисе кебек үк, авыл хуҗалыгында хезмәт куя, Чуаш Чабаксарында яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев