* Беренче бит район кырларында барган эшкә багышланган.
"Уңыш турында уйлап" дигән баш астында бирелгән язмада: "ХХ партсъезд исемендәге колхозның кыр станы өстендә хезмәт даны әләме җилферди. Бүген ул абыйлы-энеле Сергей һәм Евгений Козловлар хөрмәтенә күтәрелде. Алар К-701 тракторында 1000 гектар сөрелгән җирне культивацияләделәр", дип язылган.
Козловлар бүгенгесе көндә дә...

Козловлар бүгенгесе көндә дә авыл хуҗалыгында хезмәт куялар.
* Шушы ук биттә район мәктәпләрен тәмамлаучыларның икенче слетында катнашучыларның барлык чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгате урын алган:
"Без, район урта мәктәпләрен тәмамлаучылар, тормыш юлыбызны туган авылларыбыз кырларында һәм фермаларында башларга уйладык. Без Әдәмсә мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп тәмамлаганнан соң бер ел үзебезнең туган авылда эшләргә калырга дигән инициативасын кайнар хуплыйбыз", диелгән.
1985 елны мәктәп тәмамлаучы 21 укучының берсе - Эльмира Нотфуллина безгә сөйләвенчә, 4 кешене генә (берсе ул) югары уку йортына керергә җибәргәннәр, калган 17-се колхозда эшкә калган. Бүгенгесе көндә ул елны укып чыккан 8 кеше авылда яши.
* Икенче биттә "Шәхси хуҗалык - гомуми кайгырту" мәкаләсендә болай диелә:
"Яңа Чишмәдә 160 гаилә үзләреннән артып калган сөтне дәүләткә тапшыра. Мисал өчен, 16 май көнне генә дә 646 килограмм сөт җыелган".
Бүгенгесе көндә Яңа Чишмәдә нибары 26 гаилә генә сөт тапшыра, көненә уртача 260 литр сөт җыела.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев