Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

30 ел йөк машинасын иярли

Ел саен һөнәри бәйрәм - Төзүчеләр көнендә "Төзүче" ҖЧҖ шоферы Антон Малинов үзенең туган көнен дә билгеләп үтә. Быел исә ул аеруча үзенчәлекле, аңа 60 яшь тулган. Яңа Чишмә районы оешкач, Чирмешән районының Әккәрәй авылыннан Малиновлар гаиләсе Яңа Чишмәгә күченә. 1985 елдан бирле Антон Васильевич нибары бер оешмада шофер булып...

Ел саен һөнәри бәйрәм - Төзүчеләр көнендә "Төзүче" ҖЧҖ шоферы Антон Малинов үзенең туган көнен дә билгеләп үтә.

Быел исә ул аеруча үзенчәлекле, аңа 60 яшь тулган.
Яңа Чишмә районы оешкач, Чирмешән районының Әккәрәй авылыннан Малиновлар гаиләсе Яңа Чишмәгә күченә. 1985 елдан бирле Антон Васильевич нибары бер оешмада шофер булып эшли. Башта ул МСО булса, хәзер "Төзүче" ҖЧҖ.
-30 ел эчендә дүрт автомашинага утырдым: КРАЗ, "Колхида", МАЗ, менә 20 ел инде КамАЗ руле артында, - дип сөйли Антон Малинов. - Вак-төяк ремонтларны санамасаң, ул әлегә сынатмый.
Шушы 30 ел эчендә ул меңләгән тонна төзелеш материалы ташыган, бөтен Рәсәйне әйләнеп чыккан. Антон хатыны Валентина белән бергәләп өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер алар үзләре гаиләле, әби белән бабайга 6 онык бүләк иткәннәр. Уллары Михаил белән Александр берничә ел үзе белән бергә МСО да эшләгәннәр, агач эшен үзләштергәннәр, хәзер нефть компаниясендә (Яңа Чишмәдә яшиләр) эшлиләр, кызлары Татьяна гаиләсе белән Сургутта яши.
"Төзүче" җәмгыяте җитәкчесе Хәлим Билданов Антон Малиновны мактап телгә алды, аның намуслы, тыңлаучан, тәртипле кеше, эшче булуын искәрде. Лаеклы ялга чыккач ни эшлисен беләсем килеп биргән соравыма, Антон Малинов:
-Сәламәтлегем барында эшләячәкмен, мин өйдә утырырга күнекмәгән, - дип җавап кайтарды.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев