Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 30 июльгә Татарстанда COVID-19ның 23876 очрагы теркәлгән

    Татарстанда COVID-19ның 53 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3се читтән кертелгән, 50се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.

    10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 43 кеше өйдә дәвалана.

    География: Казанда - 30, Яр Чаллыда - 9, Азнакай, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарында - 1әр, Актаныш, Әлмәт, Зәй районнарында - 2шәр, Тукай районында - 3 очрак теркәлгән.

    Барлык чорда 21205 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 40гы - узган тәүлектә.

    Барлыгы 813257 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 11400) шулардан 579854 кеше привиканың икенче дозасын алган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: