Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 30 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 10339 очрагы теркәлгән

    Татарстанда COVID-19ның 84 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 6сы читтән кертелгән, 78е – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 7 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 77 кеше өйдә дәвалана.

    Яшь төркемнәре буенча:

     

     18 яшькә кадәр – 3

    18 яшьтән 30га кадәр - 12

     30 яшьтән 50гә кадәр – 30

     50дән 60ка кадәр – 15

     60тан 70кә кадәр – 12

     70тән – 80гә кадәр – 6

     80нән 90га кадәр - 5

     90 яшьтән өлкәнрәк - 1

     

    География: Казанда - 46, Яр Чаллыда – 7 очрак теркәлгән, Әлмәт, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Зәй, Лениногорск һәм Тәтеш районнарында – 1әр очрак, Яшел Үзән районында – 2 очрак, Апас, Кама Тамагы, Лаеш һәм Питрәч районнарында 3әр очрак, Югары Ослан һәм Түбән Кама районнарында – 4шәр очрак теркәлгән.

    Барлык чорда 9075 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 75е - узган тәүлектә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: