40 ел элек без ниләр турында яздык
КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре Ю. В. Андропов вафат булды, КПСС Үзәк Комитетының яңа Генераль секретаре К. У. Черненко сайланды, район хезмәтчәннәренең 1984 елга социалистик йөкләмәләре — бу хакта без 40 ел элек яздык.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 14 февраль
КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре, СССР Югары Советы Президиумы Рәисе Ю. В. Андроповның вафаты белән бәйле рәвештә беренче биттә КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советының совет халкына мөрәҗәгате басылып чыга.
Илдә 11-14 февральдә матәм көне игълан ителгән.
Районның барлык колхозларында һәм совхозларында, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә матәм митинглары узды. Бу хакта «Маяк» колхозыннан Р. Мохтаров һәм «Татарстан» колхозыннан Р. Миръякуповлар яза.
«Кичуй» колхозында терлекчелектәге җитешсезлекләр турында рейд бригадасы әгъзалары: район Халык контроле комитеты рәисе М. Зыятдинов, ВЛКСМ РКның оештыру бүлеге мөдире Т. Вәлиуллин һәм газета хәбәрчесе Ш. Хәбибуллин хәбәр итә. Фермалар тирескә күмелгән, баланслы туклану, савым терлекләрен һәм яшь терлекләрне тиешле дәрәҗәдә карау юк«, — дип яза авторлар.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 16 февраль
КПСС Үзәк Комитетының чираттан тыш Пленумында КПСС ҮКның яңа Генераль секретаре итеп элек КПСС ҮК секретаре булып эшләгән К. У. Черненко сайлана. Ул үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерә.
Яңа Чишмәдә ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары М. Г. Сабиров һәм КПСС Өлкә Комитеты секретаре М. Ш. Шәймиев катнашында яңа төзелгән районда яшәү һәм эшчәнлекнең нормаль шартларын тәэмин итү чаралары турында киңәшмә узды. Шушма елгасы аша күпер төзү, Чернышевский урамында юл катламын төзекләндерү, яңа РМЙ төзү һәм газлаштыруны дәвам итү мәсьәләләре тикшерелде.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 18 февраль
Район газетасының беренче битендә район хезмәтчәннәренең 1984 елга социалистик йөкләмәләре басылып чыга.
Район хезмәтчәннәре һәр гектардан 21 ц ашлык, 100 ц бәрәңге, 120 ц яшелчә, 440 ц тамыразыклар, су сибеп үстерелгән участоклардан 400 ц яшел үлән массасы алырга бурычлы.
Терлекчелектә: һәр сыердан 2600 кг сөт, МЭТдән 500 грамм һәм дуңгызлардан — 300 грамм артым, 100 баш ана дуңгыздан 1650 дуңгыз баласы 100 сарыктан 100 бәрән алырга бурычлы.
Гомумән алганда, 1 шартлы баш терлеккә 28 центнер азык берәмлеге әзерләргә һәм дәүләткә 638 мең центнер ашлык сатарга.
Газетаның шул ук санында 1983 елның 2 яртыеллыгында район авыл Советлары арасында социаль ярыш нәтиҗәләре басылып чыга.
Беренче урында Яңа Чишмә авыл советы (рәисе Е. Н. Селиверстова, секретаре — М. П. Иванова), икенче урында — Зирекле авыл советы (рәисе Р. Г. Фәсахов, секретаре — Т. Ш. Шакирова), өченче урында Шахмай авыл советы (рәисе Г. Ш. Багманов, секретаре — М. Х. Гайнетдинова).
Ленино авыл Советының яхшы эшләве, ә Әдәмсә, Чабаксар һәм Екатерина авыл Советларының эше канәгатьләнерлек түгел, дип билгеләп үтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев