40 ел элек без ниләр турында яздык
Район хуҗалыкларында азык әзерләүнең барышы, терлекләрне җәйге - лагерьда тотуның ничек баруы, Екатерина Бистәсеннән намуслы механизатор Петр Милютин турында, кырларга органик матдәләр чыгару буенча икеайлыкның барышы - бу хакта без 40 ел элек яздык.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 16 июнь
Килеп туган шартларда азык әзерләү эшләрен ничек алып барырга? Бу хакта «Гигант» колхозында үткән (ул вакытта Кармалы Яңа Чишмә районы составына керә иде) семинар - киңәшмәдә сөйләделәр һәм күрсәттеләр. А.Мусин искәрмәсе). Семинарда төрле үләннәр һәм яфрак азык әзерләү технологиясе, шулай ук салам кулланып сенаж һәм силос салу процессы күрсәтелде. Киңәшмәдә корылык шартларында азык әзерләү буенча эш тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар.
КПСС райкомы бюросы терлекчелектә май ае өчен эшкә нәтиҗәләр ясады. «Рассвет» колхозы җиңүче дип танылды. «Совет хезмәте» һәм «Татарстан» колхозларының уңай эше, ә «Закамский» һәм «Шешминский» совхозларының эшләре канәгатьләнерлек түгел, дип билгеләп үтелде.
МЭТләрне симертүдә беренче урын «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоздан Салих Гаязовка бирелде, бозаулар үстерүдә беренче урынны XX партсъезд исемендәге колхоздан Лидия Наумова яулады. Дуңгызлар симертүдә иң яхшы күрсәткечләр «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоздан Елена Дубровина һәм Александра Кузоваларда.
Шулай ук шәхси хуҗалыклардан сөт сату буенча 1984 елның 5 аена нәтиҗәләр ясалды. Ленино авыл Советында иң яхшы сөт тапшыручылар: Сагир Идрисов, Салих Батдалов, Дмитрий Варламов (ел башыннан 1300-1800 кг сөт сатканнар).
Әдәмсә авыл Советында Дмитрий Лазарев һәм Хәлиулла Зөлмиев 1200 кг сөт сатканнар.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 19 июнь
«Шешминский» совхозының намуслы механизаторы Петр Спиридонович Милютин турында зур материал басылып чыга. Ул һәрвакытта - урып җыю вакытында да, ә аннан соң – туңга сөрү һәм язгы кыр эшләрендә дә лидерлар рәтендә. Үзенә беркетелгән техниканы ярата, эшнең барлык нечкәлекләрен белә, шуңа күрә һәрвакыт алда. «Тракторны үзем сүттем, үзем җыйдым», - ди ул.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 23 июнь
«Ерак рейслар» - райондагы «Сельхозхимия» берләшмәсе коллективының кырларга органик ташу һәм минераль ашламалар кайтару буенча эшләре турында материал әнә шулай дип атала. Биредә өч бригада оештырылган, аларга транспорт һәм йөк төягечләр беркетелгән, барлыгы 24 берәмлек. 2 айлык чорына 78 мең тонна органик матдә чыгару бурычы җиткерелгән. 20 июньгә 20 мең тонна чыгарылган.
Шулай ук Чистайдан минераль ашламаларны хуҗалыкларга кайтару да бара. Машина йөртүчеләр Николай Кокин, бертуган Александр һәм Николай Патренкиннар, Анатолий Гульков, Михаил Карташов, Владимир Бутин һәм башкалар бик тырышып эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев