Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

40 ел элек без ниләр турында яздык

Орден һәм медальләр белән бүләкләнгән район хезмәтчәннәре, азык чөгендере чәчүлекләрен карау ничек бара, азык әзерләү айлыгы, бәрәңге плантацияләрендә колорадо коңгызы белән көрәш – бу хакта без 40 ел элек яздык.

«Яңа Чишмә хәбәрләре», 1984 ел, 26 июнь

СССР Югары Советы Президиумы Указы белән  ХХ партсъезд исемендәге колхоздан тракторчы Илья Завалишин «Почет Билгесе» ордены, Куйбышев исемендәге колхоздан тракторчы Александр Комаров 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, Куйбышев исемендәге колхоздан комбайнчылар Анатолий Быстренин һәм «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоздан Сөнгат Нургатин «Хезмәт батырлыгы өчен» медале,  механизаторлар: «Красный Октябрь» совхозыннан Константин Логашов һәм «Буревестник» совхозыннан Василий Темниковлар «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале белән  бүләкләнгәннәр.

 «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозда азык чөгендере чәчүлекләрен карау турында материал басылып чыга. Чөгендер плантациясе су сибү участогында урнашкан, рәтләр арасын эшкәртү һәм кул белән сирәкләү эшләре үткәрелгән. Участокны сугару эшләрен Гарәфетдин Нургатин, Мәгъдан Хәнәфиев һәм Әнәс Хамәтхановлар оешкан төстә һәм намуслы итеп башкаралар.

Халыктан сөт сатып алу буенча сводка басылып чыга. 20 июньгә район буенча 8400 центнер сөт сатып алынган, ярты елга план - 7500 центнер (1 сыерга исәпләгәндә 228 кг дигән сүз, ягъни 1984 елда халыкта 4 мең башка якын сыер булган. Азат Мусин искәрмәсе).

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 28 июнь

«Буревестник» совхозында АВМ-0,4 агрегаты белән витаминлы - үлән онын әзерләү турында репортаж басылып чыга, анда тәҗрибәле белгеч Николай Маркелович Остолопов машинист булып эшли. Үлән онын әзерләүдә җирле мәктәп укучылары Сережа Репин һәм Саша Калмыков ярдәм итә.

- Көненә 4 тоннадан артык витаминлы он әзерләп була, - ди бригадир Василий Никуллин. «Җәй буена без 300 тонна тирәсе әзерләргә ниятлибез», - дип сөйли  совхозның партком секретаре Иван Зубатов.

1984 елда район хуҗалыкларында шактый зур мәйданнарда бәрәңге үстерәләр һәм белгечләр фитофтора һәм колорадо коңгызына каршы көрәшнең нәтиҗәле ысулларын тәкъдим итәләр.

Фитофторага каршы бердос сыеклыгы, купрозан, каптан, ә бөҗәккә каршы хлорофос һәм фтолофос кулланырга киңәш ителә (бөҗәк белән көрәшне без хәзер дә үз бакчаларыбызда алып барабыз, төрле препаратларның дистәләгән төре барлыкка килде, әмма колорадодан тулысынча котылып булмый. Азат Мусин искәрмәсе).

Терлекләрне җәйге лагерьда асрау барышы турындагы язмада «Красный Октябрь» совхозының намуслы сыер савучылары Фахирә Мортазина, Валентина Кирюшова, Анна Меркулова, көтүчеләр - Анатолий Козлов, Павел Макаров һәм бригадир Гайса Мортазиннарның исемнәре бар.

Рәсемдә: «Буревестник» совхозының АВМ машинисты Николай Остолопов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев