50 ел бергә
Валентин Иванович һәм Анна Сергеевна Кондеевлар ярты гасыр инде бергә яшиләр. Аларның алтын туйлары көнендә өй тулы кунак булган. Туганнары, дуслары, якыннары, клуб хезмәткәрләре килеп, аларны ихлас күңелдән котлаганнар, ә авыл җирлеге башлыгы барлык авылдашлары исеменнән бик матур япма бүләк иткән.
Иркен матур өйдә барысына да урын җиткән. Ә бик күп еллар элек бөтенләй башкача булган. Ул чакларда Дубровина фамилияле Аня авыру әнисе, ике абыйсы һәм әбисе белән иске йортта яшәгән. Әнисе озак авыраган - 9 ел, балаларны әбиләре караган. Унбиш яшендә Аня ятим кала, кечкенә энесен интернатка алып китәләр, ә кыз әбисе белән кала. Аня мәктәптә укый, хуҗалыкны үзе алып барырга тырыша, соңрак колхозда эшли. Яшь матур кызга күз салучы егетләр дә була, әмма (Анна Сергеевна хәзер үзе искә ала) аларның әти-әниләре ятим кыз турында: "Аның бит хәтта утырып чәй эчәр урыны да юк", - диләр. Анна үзенең бәхете янәшәдә генә көтеп торуын белми, ә тормышында барысы да яхшы буласына ышана. - Миңа 17 яшь иде, ничектер, мине дус кызым өенә чакырды, - дип сөйли Анна Сергеевна. - Аның әнисе бик аралашучан кеше иде, аның белән сөйләшеп киттек. Ул мине үзенең 24 яшьлек улы Валентинга димли башлады. Мин исә аңа: "Нинди кәләш инде мин, кешеләр дөрес әйтә, минем, чыннан да, утырып чәй эчәр урыным да юк бит", - дидем. Ә ул миңа: "Эшләсәгез - барысы да булыр!" - диде. - Әтисе, әнисе, апасы, абыйсы кебек, Валентинның да яхшы кеше икәнлеген белә идем. Туйны бик күңелле итеп үткәрдек: өч көн атларга утырып йөрдек. Һәм тормыш әкияттәге кебек башланып китте: барыбыз да аңлашып, бер түбә астында яши башладык, колхозда эшләдек, хуҗалыкка һәм өйгә кирәк нәрсәләрне бергә табыштырдык. Ирем алтынга тиң, чамасын белеп эчте, әрләшмәде, акча санамады. Без эшләгәндә улларыбызны әбисе белән бабасы карады, тәрбияләде, - дип ирен мактады хатыны.
Малайлар акыллы, төпле, эшчән булып үсәләр. Өйләнәләр, Николайның да, Александрның да икешәр баласы бар. Йорт төзеп, үз хуҗалыкларын булдырганнар, байлыклары да бар, матур яшиләр.
"Киленнәрем тырышты, афәрин,"- дип мактый Анна Сергеевна, - бабай белән сезгә яшәргә килсәк, безне кая урнаштырырсыз, - дим. Ә алар көлә: Борчылма әни, урын табарбыз, диләр".
Анна үзенең энесен дә таба, интернаттан соң ул һөнәр алып чыга, гаиләсе белән Әлмәттә яши. " Без янына кунакка бардык, әйбәт яшиләр, хатыны мөлаем, ачык, без килгәнгә сөенделәр, үзебезгә дә чакырдык, килергә булдылар. Көтәбез", - ди Анна әби.
Анна яхшыга өметләнә - шулай була да. Шулай да сөйләшкән вакытта күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый. Хуҗа нишләптер өйдә тоткарланды. Без урамга чыктык. Сукмактан олы яшьтәге ир-ат килә, үзеннән алда таягы бара, ул алга караган, тик карашы буш. Ул ансат кына өйгә таба илтүче сукмакка борылды. Анна Сергеевнаның күзләреннән яшь бәреп чыкты:
-Һәр түмгәкне белә, 74 ел шушы сукмактан йөри. Ходаем, сукыр кешегә ничек авыр. Валентин 8 мартта - хатын-кызлар көнендә туган. Шуңадырмы, холкы йомшак, шулай да ул чын ир-ат. Озак еллар бер күз белән прораб, бригадир булып эшләде, беркем дә аның исән булмавын белмәде. Күптән түгел икенче күзе дә күрми башлады. Ул әле оста балыкчы да, инде олыгайгач кармак салып яр буенда утыру ничек рәхәт булыр иде. Хәлләр бераз үзгәрде шул.
Валентин Иванович үзе турында күп сөйләми: - Кешеләр кебек яшибез инде, хатыннан уңдым - ул бик кайгыртучан. Үзен жәллим дә, мин сукырайганнан бирле хуҗалык аның җилкәсендә, - ди.
50 ел бергә гомер иткән Валентин Иванович белән Анна Сергеевна бер-берсен кызгануларын яшермиләр, ярату турында бер кәлимә сүз юк. Ә бу үзе чын яратуны аңлата.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев