Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

58 ел үтсә дә, дуслык сүнмәгән: Зирекле мәкәбен тәмамлаучылар очрашты

11 июль көнне Мидхат Газыймов исемендәге Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда очрашу булып үтте.

Моннан 58 ел элек (1967/1968 уку елында) Зирекле урта мәктәбен тәмамлаган 10 «А», «Б», «В» сыйныфлары укучылары кабат бергә җыелды. Ул елны мәктәпне 100гә якын укучы тәмамлап, тормышның олы юлына аяк баскан. Алар бирегә төрле авыллардан — Сосновка, Красновидово, Благодатное, Троицкое, Верхнее Никиткино, Тубылгы Тау, Әдәмсә, Красная Зорька, Өргәнчә һәм Зирекле авылларыннан җыелып укыдылар.

11 июль көнне Мидхат Газыймов исемендәге Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда очрашу булып үтте. 

Әлеге онытылмаслык очрашуны аларның сыйныфташлары Лотфуллин Минзакир Нурулла улы һәм музей хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмгә Түбән Кама, Яр Чаллы, Мәскәү шәһәрләреннән, шулай ук Әдәмсә, Кылмакчы, Бакташ, Акъяр авылларыннан 14ләп сыйныфташ кайта алды. Алар барысы да илебезнең төрле тармакларында хезмәт куйган хөрмәтле һөнәр ияләре: укытучылар, юристлар, нефтьчеләр, төзүчеләр, авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар һәм башкалар. Очрашу барышында алар инде бүген арабызда булмаган, бакыйлыкка күчкән кадерле укытучыларын һәм сыйныфташларын тирән сагыш белән искә алдылар.

11 июль көнне Мидхат Газыймов исемендәге Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда очрашу булып үтте. 

Кунаклар өчен музейда махсус «Еллар аша очрашу» дип аталган күргәзмә оештырылды. Анда мәктәп альбомнары, якты хатирәләр, укытучылар һәм чыгарылыш укучылары турында бик кыйммәтле материаллар урын алды. Сыйныфташлар яңадан үзләренең яшьлек елларына кайттылар.

11 июль көнне Мидхат Газыймов исемендәге Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда очрашу булып үтте. 

Хөрмәтле 17 чыгарылыш укучылары! Сезне чын күңелдән 75 яшьлек күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз! 

Йөзләрегездәге нур, күзләрегездәге яшьлек дәрте, мәктәп елларына һәм бер-берегезгә булган тугрылык бүген дә сокландыра. 75 яшь — ул олы тормыш тәҗрибәсе, зирәклек һәм үтелгән уңышлы юлның нәтиҗәсе.

Сезгә дөньядагы иң олы бәхетне — нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле һәм тыныч картлык телибез. Балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның җылысын тоеп, аларның уңышларына сөенеп яшәгез. Сиксән, туксан яшьлек юбилейларыгызда да кабат шулай исән-имин очрашырга язсын сезгә! Күңел яшьлегегез беркайчан да сүнмәсен!🤲🤲🤲🌹

11 июль көнне Мидхат Газыймов исемендәге Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда очрашу булып үтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев