60 ел — бер мизгел кебек: 1966 елгы чыгарылыш очрашуы
Мәктәп тәмамлаучылар арасында матур традиция яшәп килә — ул сыйныфташлар очрашуы. Зирекле урта мәктәбен 1966 елда тәмамлаган 15‑нче чыгарылыш укучылары 60 елдан соң шушы көннәрдә очрашып күрештеләр.
Бу очрашу алар өчен үзенечә бер бәйрәм, бер тарих. Йөрәкләрендәге сагыну, мәктәп елларының җылы истәлекләре тагын бер кат кабатланды. Сыйныфташлар исә гомер буе дуслык һәм мәктәп еллары турындагы хатирәләрне саклап, бер‑берсе белән аралашып яшиләр. Алар кабат үткән елларына, балачак һәм үсмерлек чорына кайттылар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң дистә еллар үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барсы да шул ук — саф, самими, чиста куңелле калганнар.
Беренче укытучылары — Камалова Нурсинә Хафизовна (1928–2018). «Ул безнең өчен бөтен нәрсәне белүче, иң тырыш, бөтен җирдә тәртип саклап, барыбыз өчен дә кайгыртучан, шул ук вакытта таләпчән дә, яклый да белүче иң әйбәт кеше булып хәтердә саклана», — ди алар. Ә мәктәпне тәмамлап, укучыларны олы юлга озаткан укытучылары — Наилә Миргазова (1932–2016). Аларның хезмәте, сабырлыгы, балаларга карата мәхәббәте әле дә укучыларның күңелендә саклана. Шул укытучыларның рухы астында үскән бу укучылар бүгенге көндә дә бер‑берсенә карата дусларча мөнәсәбәттә, бергәләп истәлекле көн кичерделәр.
Музейның яңартылган экспозицияләрендә әти‑әниләренең кул эшләрен күргәч, күңелләре тагы да йомшарды. Шул вакыттагы гади, ләкин бөтен тормышны үз эченә алган көндәлек хезмәтне хәтерләделәр. Стендларда сугышта һәм тылда батырлык күрсәткән әти‑әниләрен танып, аларның кыюлыгы һәм сабырлыгы каршысында баш иеп, сагынып искә алдылар. Очрашу ахырында Корьән аятьләре укып, ил-көннәребезгә тынычлык теләп, бакыйлыкка күчкән укытучылары, сыйныфташлары рухына дога кылдылар.
Алар ихластан музей фондларын тулыландыруга үз өлешләрен керттеләр, моның өчен без аларга чын күңелдән рәхмәтле. Аллаһы Тәгалә барыгызны да рәхмәтеннән һәм ярдәменнән ташламасын 🤲. Сезгә сәләмәтле озын гомер, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телибез. Балаларыгызның, якыннарыгызның кадер хөрмәтендә куанып яшәгез. Еллар узгач та тагын шулай сыйныфташлар очрашуына бергәләп исән‑имин җыелырга насыйп булсын🤲.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев