Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

60 ел бергә

Бриллиант туй — еллар сынавына бирешмичэ 60 ел бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Ап-ак кышларда пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату — олы бәхет.

Авылдашларыбыз Нәкыйп абый һәм Әкьлимә апа Кәлимуллиннар 60 ел бергә иңне-иңгә куеп, матур гомер кичергән парларның берсе Тормышларын бер-берсенә багышлаган кешеләр чын хөрмәткә лаек, ә аларның 60 еллык никахы аларның буыны тарихына керә. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 60 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята.

Бриллиант һәрвакыт иң кыйммәтле тимерләрнең берсе санала. Ул ниндидер авыр хезмәт белән яулап алган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Менә шуңа күрә дә бриллиант туй — озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше ул. Кәлимуллиннар гаиләсе- зур хөрмәткә лаек гаилә. Икесе дә "Карл Маркс" исемендәге колхозында лаеклы хезмәт куйдылар, хаклы ялга чыгалар. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә алар сынмыйча — сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иткәннәр. Алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр, 5 оныклары,1 оныкчыклары бар. Балаларына кадерле әти-әни, оныкларына яраткан дәү әти, дәу әни алар. Балаларын да, оныкларын да, үзләре үрнәгендә, булдыклы, миҺербанлы итеп тәрбиялиләр. Һәркайсысы үз гаиләләре белән, матур итеп тормыш көтәләр. Төп нигездә икесе генә гомер итсәләр дә, йортларынын ишеге hэрвакыт ачык. Атна саен диярлек балалары кайтып хәл белешеп, йорт эшләрендә булышып китәләр.

Хәзер алар олыгаеп барсалар да, ләкин кайчандыр бу ике гашыйк бер-берсенә һәрвакыт бергә булырга һәм тормыш киртәләренә карамастан аерылмаска вәгъдә биргәннәр бит. Һәм алар үз вәгъдәләрен үтәделәр. Моны эшләү җиңел булмаса да аларга күп тапкырлар бергә егылып күтәрелергә, икесенә дә тормыш әзерләгән киртәләр аша үтәргә туры килгән. Бергә яшәгән еллар дәвамында аларны бернәрсә дә аера алмаган. Ә аларның мөнәсәбәтләре бөтен кеше өчен үрнәк булып тора, чөнки алар шулкадәр ныгыган ки, аларны инде бернәрсә дә һәм беркем дә өзәлмәячәк.

Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә! Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, 60 ел тату гомер кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсәгез иде. 

Тормыш җиленә бирешми 
Озын юллар үттегез. 
Бер сукмактан атладыгыз 
Гел янәшә икегез. 
Ходай күпме гомер бирсә, 
Бергә яшәргә язсын. 
Бриллиант туегыз котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев