Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

60 та да көч һәм энергиясе ташып тора

2 гыйнварда Шахмай мәктәбе директоры Камил Хәйруллин 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.

Юбилярның бар гомер юлы туган Яңа Чишмә районы белән бәйле. Хезмәт стажы 36 ел, шулардан 29 ы - педагогикада. Чертуш авылында туып үскән, хәзер дә туган авылында яши. Алабуга пединститутын тәмамлаганнан соң хезмәт эшчәнлеген Кутлушкино мәктәбендә укытучы булып башлый. Ә гомумән 1981 елдан башлап Камил Нәкыйп улы җитәкче вазыйфаларында хезмәт куя. Мәктәп директоры, районда комсомол җитәкчесе, 90 нчы елларда - район хакимиятендә бүлекләр җитәкчесе, колхоз рәисе - бу аның хезмәт исемлеге. 40 яшендә Шахмай урта мәктәбен җитәкли һәм бүгенге көнгәчә аның белән уңышлы гына җитәкчелек итә. Бүген әлеге мәктәп районда иң яхшыларның берсе булып тора һәм динамик үсеш ала. Боларның барысына да мәктәп директорының оста җитәкчелек итүе, югары һөнәри осталыгы һәм оештыру сәләте булуы аркасында ирешәләр. Шушы еллар эчендә мәктәптә территорияне һәм мәктәп яны участогын төзекләндерү, бинага капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре буенча байтак эш башкарылган. "Иң яхшы белем бирү учреждениесе", "Иң яхшы мәктәп яны участогы", "Иң яхшы төзекләндерелгән белем бирү учреждениесе", "Яңа уку елына хәзерләнү буенча иң яхшы мәктәп", "РФ халыкларының милли аш бүлмәсе көне" һ.б. конкурсларда берничә тапкыр җиңү яулаган яисә призер булган. Өченче ел мәктәп "Мәктәп дәресләрдән соң" республика грантына лаек булган, аның акчасына мәктәптә теплица төзелгән. Даими төстә өлгереш күрсәткечләре арту аркасында, БДИ һәм ТДИ (ОГЭ) нәтиҗәләре буенча 2016 елда мәктәп республиканың иң яхшы 100 авыл мәктәбе арасына керә. Спорттагы уңышлары буенча район мәктәпләре арасында өченче ел 2 урынны тота. Балалар һәм педагоглар ел саен фән олимпиадаларында, район һәм республика конкурсларында яхшы уңышларга ирешәләр. Директор укытучыларның инициативасын һәм иҗатларын бәяли, уку-тәрбия процессына яңа технологияләрне актив кертүче педагогларга ярдәм итә, һәр педагогның иҗади үсешен оештыра һәм даими күзәтеп тора. Үзе җитәкчелек иткән еллар дәверендә Камил Нәкыйп улы тотрыклы югары һөнәри педагогик коллектив оештыра һәм саклый алган: мәктәптә укытучыларның 90 % ы югары белемле, 75 %ы югары һәм беренче квалификацион категориягә ия. Директор үз коллективында уңай әхлакый-психологик климатны саклауга аеруча игътибар итә. Гадел, тыйнак, әдәпле, ул хезмәттәшләренең, әти-әниләрнең һәм укучыларның хөрмәтен казанган. Үзенең һөнәри эшчәнлегендә 2005 елда ул "Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре" дигән күкрәккә тага торган билге белән бүләкләнгән, 2017 елда читтән торып "уку-укытуда менеджмент" белгечлеге буенча икенче югары белем алган.
Камил Нәкыйп улы актив тормыш позициясе алып, зур җәмәгать эше алып бара. Җирле үзидарә советы депутаты, "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе, район мәктәпләре директорлар Советы әгъзасы булып тора.
Апрельдә Татарстан халыкларының III съездына делегат булып сайланган.
- Яхшы гаилә башлыгы, хатыны Гөлсинә Әсәдулла кызы белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, 5 оныклары бар, - диләр аның хезмәттәшләре.
60 яшендә дә Камил Нәкыйп улының көч һәм энергиясе ташып тора, ул әле хезмәтен алга таба да дәвам итәргә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев