7 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 665 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 32 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән,31е чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 22 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 21, Әлмәт, Балтач, Кама Тамагы, Лениногорск, Нурлат, Саба, Сарман районнарында -1әр, Биектау һәм Чүпрәле районнарында - 2шәр очрак теркәлгән.
Барлык чорда 16 713 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 49зы - узган тәүлектә.
Барлыгы 157 181 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш -4 394), шулардан 97 595 кеше прививканың икенче дозасын алган.
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. бердәм 122 номеры буенча;
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп;
5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев