7 майга Татарстанда COVID-19ның 20703 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 33 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3се читтән кертелгән, 30 кеше чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 13 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 20 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 13, Яр Чаллыда - 9, Алексеевск, Спас һәм Тукай районнарында - 1әр, Бөгелмә һәм Сарман районнарында – 2шәр, Балык Бистәсе районында - 4 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 17693 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 23се - узган тәүлектә, 170 - узган атнада.
Барлыгы 267855 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 4100) шулардан 185987 кеше привиканың икенче дозасын алган.(атна эчендә үсеш - 18611)
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. бердәм 122 номеры;
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп;
5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев