Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

8 июньдә Россиядә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә

Ул РФ Президенты Указы белән билгеләнгән һәм аеруча мохтаҗ булган гражданнарга-өлкәннәргә һәм инвалидларга, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә, күзәтүчесез балаларга һәм аз тәэмин ителгән категорияләргә хезмәт күрсәтү буенча катлаулы, җаваплы, гаять мөһим һәм югары гуманлы миссияне үтәүче кешеләрнең хезмәтенә хөрмәтне раслый.

8 июньдә Россиядә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә 
Ул РФ Президенты Указы белән билгеләнгән һәм аеруча мохтаҗ булган гражданнарга-өлкәннәргә һәм инвалидларга, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә, күзәтүчесез балаларга һәм аз тәэмин ителгән категорияләргә хезмәт күрсәтү буенча катлаулы, җаваплы, гаять мөһим һәм югары гуманлы миссияне үтәүче кешеләрнең хезмәтенә хөрмәтне раслый. Әлбәттә, быелгы пандемия шартларында социаль хезмәткәрләргә икеләтә йөкләмә һәм алар өчен җаваплылык йөкләнде. Бу авыр, әмма шушы һөнәрне сайлаганда алар үзләренең һөнәри бурычларын теләсә нинди шартларда үтәргә әзер булуларын белгәннәр.
«Без үз карамагыбыздагылар өчен эштә калдык»
Сүз дә юк, пандемия шартларында Яңа Чишмә интернат-йорты (ДИПИ) персоналына кыенгарак туры килгән, анда эшләүчеләр шунда яшәүчеләр белән бергә озак карантинга-изоляциягә китте. Аның хезмәткәрләре, тәүлек буе эштә булу өчен, гаиләләре белән үткәрә аласы вакытларын корбан иткән. Ә интернат-йортта изоляция шартларында эшләү – димәк катлаулы чорда анда яшәүчеләргә яхшы яшәү шартларын саклап калу дигән сүз.
Яңа Чишмә ДИПИ хезмәткәрләре үз карамагындагылар – өлкәннәр һәм инвалидлар өчен, коронавирус интернат-йортка кермәсен өчен эштә калды», - дип сөйләде интернат-йорт директоры вазыйфаларын башкаручы Зәлинә Лизунова. - «Хезмәткәрләрнең беренче төркеме 2 смена эшләде - бу ял һәм бәйрәм көннәреннән башка 28 көн өзлексез эшләү. Һәркем гадәттәгедән күбрәк эшләргә тиеш иде. Хәтта бер хезмәткәрнең генә дә үз вазыйфаларын тиешенчә башкармавы хаоска китерер иде. Учреждениене тәртиптә тотарга, вакытында ашатырга, юарга, ә иң мөһиме - социаль хезмәтләрдән файдаланучылар һәм хезмәткәрләр өчен яхшы эмоциональ һәм психологик шартлар булдырырга кирәк иде. «Мин үз эшемне башкардым һәм калганы мине борчымый» - дигән сүзләрне берәүдән дә ишетмәдем, чөнки барысы да бердәм команда белән генә, куелган бурычларны үтәргә мөмкин икәнлеген аңладылар. Һәм без барысын да башкарып чыктык, чөнки бер-беребезгә ярдәм итеп, барыбыз бергә эшләдек. Безгә шулай ук дистанцион рәвештә эшләргә калган хезмәттәшләребез дә ярдәм итте.
Интернат-йортның беренче командасы нинди тырышлык һәм фидакарьлек белән эшләве турында безгә, редакциягә, һәр атна саен белгеч Гүзәл Мостафина хәбәр итте.
Бердәм команда
«Пешекче Наталья Соловьева, официант Марина Наумова, склад мөдире Любовь Филлиповская тәмле итеп ашаттылар һәм ашханәдә хезмәт күрсәттеләр. Моннан тыш, чәчләрне кисәргә, прическа ясарга һәм хәтта диварларны буярга да мөмкиннәр», - дип яза Гүзәл. Каравылчы Наталья Малышева рәттән ике смена изоляциядә, үз вазыйфаларын башкарудан тыш, мунча-прачечный комплексын җыештырган һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә юынырга ярдәм иткән. Ике нянечка Марина Иванычева һәм Ольга Никитина көн саен чисталык булдырганнар, барлык катларда һәм бүлмәләрдә дә дезинфекция ясаганнар, урын өстендә ятучы һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләрне караганнар, ашатканнар.
Ял һәм тернәкләндерү чараларын оештыру белән белгечләр Вера Вәлиуллина һәм Гүзәл Мостафиналар шөгыльләнгән. Моннан тыш, аларга ярдәм дә күрсәткәннәр. Чәчләрен кырку, кырындыру, юу, хезмәт терапиясе һәм арттерапия, аз хәрәкәтләнүчеләр белән йөрү, тернәкләндерү чаралары, көн саен әңгәмәләр – барысын да намус белән эшләгәннәр.

Өлкән шәфкать туташы Диләрә Арсланова һәм шәфкать туташы Елена Черняк яшәүчеләргә көн саен медицина хезмәте күрсәткәннәр. Бу шартларда һәр кешенең торышын аеруча игътибар белән күзәтергә, көнгә 3 тапкыр тән температурасын үлчәргә, кулларны ничек дөрес юарга, перчаткалар белән битлекләрне кияргә, барлык хезмәткәрләр тарафыннан санитар кагыйдәләрне үтәүне контрольдә тотарга, коронавирусны таратмау буенча профилактик әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Диләрә һәм Елена шулай ук тернәкләндерү буенча дәресләр уздырганнар: дәвалау физкультурасы, Скандинавия йөреше, терренкур, релакс, яктылык терапиясе, музыкотерапия.
- Хатын-кызлар коллективында, хуҗалыкта, бигрәк тә интернат - йортта ир-ат ярдәменнән башка бик авыр, - дип яза Гүзәл. – Изоляциянең беренче сменасында да котельный операторы Суслов Николай безнең белән эштә калды. Аның күзәтүе астында мунча, казаннар эшләде. Участокны чистарту буенча ул күп эш башкарды, клумбалар һәм түтәлләр өчен җирне сөрде, территориядә һәм бинада вак-төяк ремонт белән шөгыльләнде. Аның алмашчысы, котельный операторы Андрей Жуков та байтак эшләрне эшләргә өлгерде. Территориядәге, бинадагы, сантехника ремонтлау һ.б. авыр эшләр аның җилкәсенә төшә.
Персоналга яшәүчеләрнең имин яшәү шартларын тәэмин итү буенча аерым җаваплылык йөкләнгән. Карантинның өченче сменасында шәфкать туташы Диләрә Арсланова, ГО һәм ГХ буенча вәкаләтле вәкил Ольга Шилова гадәттән тыш хәлләр вакытында персоналның эш гамәлләре буенча өйрәнүләр үткәрделәр.
Җитәкче җитәкчелегендә барысы да территорияне җыештыру белән шөгыльләнә, чәчәк участокларында, теплицада, бакчада эшлиләр, ашханәдә һәм бүлмәләрдә җыештыралар, идәннәрне юарга булышалар.
Зәлинә Лизунова хезмәттәшләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә: "Кадерле хезмәттәшләремә зур рәхмәт әйтәсем килә. Сез һәрвакыт минем ярдәмчеләрем һәм таянычым, ышанычлы һәм тугрылыклы дуслар булдыгыз. Бергәләп эшләвегез, тырыш хезмәтегез һәм кирәк вакытта булышуыгыз, коллективтагы җылы һәм тату атмосфера, күтәренке кәеф һәм оптимистик рухта булуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә киләчәктә дә уңышлар, зур җиңүләр һәм бөек планнар телим! Һөнәри бәйрәм - Социаль хезмәткәр көне белән, Сезне!»
«Мондый директор белән үтәлми торган бурычлар юк»
- Безгә коллективта бу вакыйгаларның үзенчәлеген яхшы аңлаган, үз хезмәткәрләрен мотивацияләргә сәләтле җитәкче Зәлинә Наил кызы белән коллективта эшләү бәхете елмайды, дип әйтә алабыз, - дип яза коллектив исеменнән Гүзәл Мостафина. - Интернат-йортта үзизоляция чорында ул хезмәткәрләргә яшәү, ял итү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышты. Ә коллективта тыныч атмосфера җитәкчедән тора.
Зәлинә Наил кызы, барлык хезмәткәрләр кебек үк, җыештыру, юу, әзерләү, чәчәкләр утырту һәм башка бик күп эшләр белән шөгыльләнде. Изоляция вакытында хезмәттәшләренә психологик һәм мораль ярдәм күрсәтте. Карантинның беренче дүрт атнасында без бергәләп байтак чаралар уздырдык: Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек, ишегалдын һәм бүлмәләрне җыештырдык, бакча эшләрен башкардык. Зәлинә Наилевна! Сезнең игътибарлы булуыгыз һәм ярдәмегез безгә көн саен көч бирә. Сезнең актив һәм энергияле булуыгыз безгә дәрт өсти. Сезнең максатчан эш итүегез үтәлми торган бурычлар юклыгына инандыра. Без сезгә иминлек, нык сәламәтлек һәм яңа уңышлар телибез! Һөнәри бәйрәм - Социаль хезмәткәр көне белән, Сезне!».

Йөкләнеш артты, әмма баш тартуга юл куелмаячак
Аерым шартлар кертелү белән РПФның клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) эшен дәвам итте. 30 марттан халыкны кабул итү алдан язылу буенча оештырылган иде, күпчелек хезмәтләр онлайн рәвештә күрсәтелде. Кайбер пенсияләрне, пособиеләрне билгеләү һәм түләүләрне озайту (гражданнар катнашыннан башка) гадиләштерелде. Пандемиянең катлаулы шартларында бүлек Җиңүнең 75 еллыгына 173 Бөек Ватан сугышы ветеранына бер тапкыр бирелә торган түләүләрне тапшыра алды. 15 апрельдән Пенсия фондына ана капиталы автомат рәвештә бала тууга ук, ЗАГС дәүләт реестры белешмәләре нигезендә рәсмиләштерелә.
Кризиска каршы 3 яшькә кадәр һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәр булган балалар өчен түләү эшләрен башкару белән йөкләнеш арткан. - Бу гражданнарга электрон гаризаны ничек бирергә кирәклеген аңлату, чөнки без монда бик күп хаталар белән очраштык. Баш тартулар булмасын өчен, безгә һәр шундый мөрәҗәгать итүче белән элемтәгә керергә туры килде. Мәгълүматларны ачыклауда безгә шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, ЗАГС, опека органнары да булышты, - дип сөйләде Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Лилия Хираҗева.
Эшсезләргә кризиска каршы пособие исәпләнәчәк

Эшсезләргә кризиска каршы пособие исәпләнәчәк
1 марттан эшен югалткан кешеләргә ярдәм итү буенча кризиска каршы чаралар күрелүгә, тагын бер социаль хезмәтнең – кешеләрнең мәнфәгатьләре сагында торучыларның - Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләренең эшләре артты. Хәзер Үзәктә шәхси кабул итү тыелса да, гаризалар дәүләт хезмәтләре сайтында һәм «Работа» порталында дистанцион рәвештә тапшырыла, апрель аенда гына да эшне югалтучылар саны 4 тапкырга арткан. Алар арасында 79 эшсезгә 12130 максималь пособие һәм 21 әнигә – балигъ булмаган һәр балага 3 мең сум күләмендә пособие исәпләргә һәм күчерергә кирәк. Үзәк директоры Резедә Хөснуллина сүзләренә караганда, коллектив зур эш күләмен уңышлы башкара.
 

 

Һәркемнең проблемаларын хәл итәләр

Социаль яклау бүлеге белгечләре үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән төрле пособиеләр һәм компенсацияләр исәпләү буенча төгәл эш алып баралар. COVID-19 аркасында кризиска бәйле рәвештә яңа пособиеләр, әйтик, 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга өстәмә түләүләр башкару кебек эшләр дә өстәлә.

- Чикләүләр режимы аркасында кичектергесез мәсьәләләр буенча кабул итүне алдан язылу буенча алып барабыз, - дип сөйләде республика матди ярдәм үзәге бүлеге мөдире Людмила Сорокина. - Һәркемгә вакыт билгеләнгән, 12 минут кабул итәбез, 10 минут бүлмәне җилләтәбез. Июнь аена тулысынча язылган инде. Әмма кемдер килә икән, кире бормыйбыз, ә проблеманы хәл итәргә тырышабыз: кемдер балалар бакчасын алыштырган, кемдер моңа кадәрбала карау буенча пособие алмаган һ. б.

Пандемиядә өлкәннәр, балалар һәм гаиләләр игътибар үзәгендә
«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшсез, ярдәмчесез, ялгыз картларга, ата – ана игътибарыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм итә. 21 социаль хезмәткәр һәм шәфкать туташы пандемия чорында 111 өлкән кешегә ярдәм күрсәтә. Карантин шартларында социаль хезмәткәрләр штат режимында эшли: азык - төлек, дарулар китерәләр, өйләрен җыештыралар, хуҗалык эшләрендә, ризык әзерләүдә булышалар. “Аларның күбесе үзләренең авыл җирлекләрендә волонтерлар булып эшлиләр”, - дип билгеләп үтте ХСХКҮ директоры Жанна Черняк.


23 гаиләдән 38 балигъ булмаган бала гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә тора, алар белән бу катлаулы вакытта телефон аша элемтәдә торалар, онлайн-консультацияләр, кызыклы уеннар, дәресләр, видеодәресләр үткәрәләр, гаиләләргә пандемия чорында бер тапкыр бирелә торган түләүләргә гариза тутырырга булышалар. Социаль хезмәт алучыларның барысы да онлайн-аралашу аша кайгыртучанлык хисләре тоеп яшиләр.
- Социаль яклау бүлекчәләрендә һәм учреждениеләрендә үз һөнәрләренә тугры кешеләр эшли, - дип йомгак ясады Социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева. - Форсаттан файдаланып, хөрмәтле хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәм белән котлыйм! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, шәхси тормышыгызда бәхет, сабырлык һәм авыр хезмәтегездә уңышлар телим.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев