Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

8 июньдә Яңа Чишмәдә милли Сабан туе узды

Район Сабан туен оештыручылар аны үткәрү урынын шәп әзерләгәннәр. Сабантуй мәйданы үткән елларга караганда да матуррак бизәлгән, яңа сәламләү әләмнәре урнаштырылган иде. Махсус машиналардан кала, мәйданга бер генә җиңел автомашина да кертелмәде, бу исә халыкның иминлеген тәэмин итте, уңайлыклар тудырды. Авыл җирлекләре башлыклары 4 авыл йортын хәтерләткән корылма җиһазлап куйганнар,...

Бәйрәм алдыннан мәйданда яңачишмәлеләр һәм күп санлы кунаклар каршында бәйрәм киемнәре (матур костюмнар) кигән балалар чыгыш ясадылар. Беркемне дә битараф калдырмаган сәхнәләштерелгән тамашалар уйналды. Сабантуй әләмен күтәрү хокукы районның алдынгы механизаторы "Козлова М.И." КФХ-нан Евгений Остолоповка бирелде.
Район Сабан туе кунаклары арасында Татарстан Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе җитәкчесе Дмитрий Иванов, районда район башлыгы булып эшләгән Виталий Макаров, "Ямашнефть" НГДУ цехы начальнигы Виталий Орешин, шулай ук район башлыгы исеменнән райондагы мөхтәрәм кешеләр - орден ияләре, элеккеге хуҗалык, оешма җитәкчеләре һәм белгечләре, хезмәт ветераннары бар иде.
Бәйрәмне район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде. Сабантуй бәйрәменең чын халык бәйрәменә әверелүен, мәдәниятыбызны баетуга булышлык күрсәтүен билгеләп үтеп, Вячеслав Козлов җыелган халыкка ныклы исәнлек, бәхет, иминлек, рух күтәренкелеге теләде. Район башлыгы районның алдынгы механизаторлары: "Козлова М.И." КФХ-нан Евгений Остолоповка, "Кулон" агрофирмасыннан Валентин Прытковка, машина белән сыер саву операторлары Регина Хатыйпова һәм Гөлүсә Шәйхетдиновага ("Яңа Чишмә"нең Акъяр бүлекчәсеннән), шул ук хуҗалыкның Шахмай бүлекчәсеннән Фәрдания Хөснетдиновага, "Козлова М.И." КФХ-нан Любовь Зубатовага, "Садыйков М.Х." КФХ-нан Фәүзия Миннебаевага һәм башкаларга аеруча рәхмәт белдерде. Ул кырларда һәм фермаларда тир түгеп хезмәт куючы авыл хезмәтчәннәренә, пенсионерларга һәм студентларга, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, балаларыбызны дәвалаучыларга, белем бирүчеләргә, тәрбияләүчеләргә, безнең иминлегебез сагында торучыларга, нефть чыгаруда, бизнеста, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре ирештерде. Вячеслав Козлов химаячеләргә һәм Сабантуй бәйрәмен оештыручыларга да рәхмәт белдерде.
Барлык яңачишмәлеләрне һәм район кунакларын Дәүләт Советы, республикабыз хөкүмәте, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Дмитрий Иванов котлады.
Сабантуй мәйданында беренчеләрдән булып районның алдынгы механизаторларын һәм терлекчеләрен, аннан башка тармакларда эшләүче иң яхшы һөнәр ияләрен хөрмәтләделәр. Сабан туенда беренче тапкыр Екатерина Бистәсеннән мәктәп укучысы Андрей Хорьковка һәм 118 нче ҺУ-да укучы Сергей Глазуновка авыл хуҗалыгы производствосында яхшы эшләгәннәре өчен "Альфа" мотоцикллары тапшырдылар.
Район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Вячеслав Козлов районның һәм Зирекле авыл җирлегенең җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен җирле АМЙ директоры Кадрия Низамиевага партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе исеменнән өстәл теннисы өчен спорт инвентаре алуга сертификат тапшырды.
Аннан соң Илназ Шәйхетдинов бәйрәм җырын башкарганда һәм музыкаль тамашада катнашучылар биегәндә бәйрәм салюты бирелде.
Алдынгыларны хөрмәтләгәннән соң ат чабышлары һәм юртаклар узышы башлануын игълан иттеләр, күпләр шуны күзәтергә ашыкты. Казан ипподромы хезмәткәре Наталья Цыганова ат чабышлары барышына оста итеп аңлатма биреп торды.
Юртаклар узышында 30 дан артык юртак (хәтта Киров өлкәсеннән һәм республиканың төрле районнарыннан да килгәннәр) көч сынашты һәм болар бар да, әйтергә кирәк, атлар яратучы фермер Николай Скоков инициативасы аркасында. Барлык узышлар да призга лаек булды, һәр узышның үз исеме бар иде (Е.А. Белоглазов, А.С. Губкин, А.Е. Поликарповлар истәлегенә, район оешуга 31 ел тулу хөрмәтенә, Е.К. Данилов, игенчеләр һ.б. хөрмәтенә). Узышларда катнашучылар - призлы урыннарны алучыларның барысы да саллы гына премияләр алдылар, ә менә узышларның абсолют чемпионы - "Скоков Н.А." КФХ-дан Фагыйль Халиков ("Перекресток" исемле юртакта) эшмәкәрләрдән 26 мең сум күләмендәге акчалата призга ия булды.
Менге атлар чабышында 14 ат катнашты. "Саф токымлылар" һәм "Ярым саф токымлы" атлар җирле токымлы атлардан аерым чаптылар. Җирле токымлы атлар арасында беренче урынны Яңа Ибрайдан Юрий Федоров ("Бунтар") яулады, Яңа Чишмәдән Илназ Хәйруллин ("Болерон") - икенче, "Козлов А.Е." КФХ-дан Николай Гецеу өченче урында. "Саф токымлылар" арасында калганнарны бик нык артта калдырып Түбән Камадан "Арсенал"да Владимир Семенов финишка беренче булып килде. Призлы урыннарны яулаучыларның барысы да премияләр алдылар.
Җәйге матур эссе көндә Сабан туе гөрләде, һәркем күңеленә хуш килгән мавыгу таба алды. Кемдер чабышкылар һәм юртаклар узышын карап хозурланса, кемдер башка күңел ачу чараларын үз итте.
Малайлар шау-шу килеп, су чәчрәтеп, сулы чаннан "балык тоттылар". Зурраклары авыш баганага бәйләнгән "тәкәне чишеп алу" конкурсында катнашса, башкалары вертикаль баганага эленгән призларга "күз атты". Андреевка авылыннан Дмитрий Писцов беренче кат менүгә үк баганадан "әтәч" дип язылган тартманы ала алды. Әтәч эсседә тилмермәсен дип, аны элеп куймаганнар, аны җирдә генә тапшырдылар. Икенче призер - Акъярдан Рамил Халиков багана башына үрмәләп алып төшкән кроссовки эчендә төп призның исеме язылган - ул электр иттарткычы иде. Баганага үрмәләгән өченче җитез егет - Яңа Чишмәдән 14 яшьлек Илнар Нуретдинов булды, ул багана башыннан одеял алып төште. Җиңүчеләрнең сыдырылган, кан саркып торган аяк-куллары бу шөгыльнең күпме көч, тырышлык таләп итүен дәлилли. Башкалар әллә ни зур уңышка ирешә алмадылар.
Авыш баганага бәйләнгән тәкәне алырга теләүчеләр байтак булды - 50 ләп кеше иде. Беренче омтылышта аздан гына уңыш елмаймый калды, тәкә тик кенә ятып торды. Тик аннан "уянып", азатлык өчен "көрәшә" башлады. Унбишенче дәгъвачы да нык тырышты. Илленче кеше булып чыккан Рәфис Якупов урман мәчесе җитезлеге белән, көндәшенең реакциясен бөтен барлыгы белән тоеп, ашыкмыйча, акрын гына теләгенә иреште. Тәкә "капкынга" эләгүен сизми дә калды. Рәфиснең тәҗрибәсе инде зур - ул ел саен диярлек Сабантуйларында шушы төр ярышта җиңү яулый. Сабантуй уеннарында иң актив катнашучылар, әлбәттә, балалар һәм үсмерләр иде. Өлкәнрәкләр аларга үрнәк күрсәтәләр. Бар да рәхәтләнеп катыктан акча эзләде, таяк тартышты, күзләрен бәйләп чүлмәк ватты, куллары белән балык тотты, капчык киеп йөгерде, капчык белән сугышты. Кайберәүләр берничә конкурста катнашып призлар коллекциясе җыйды.
Традицион армрестлингтан һәм гер спортыннан тыш, бокс буенча ачык турнир финалы - яңалык иде. Санаулы минутлар эчендә БЯСМ тренерлары мәйданда боксчылар рингы корып куйдылар. Биредә 8 яшьтән 14 яшькәчә малайлар (13 пар) катнашты. Араларында Яңа Чишмә БЯСМ-дә тәрбияләнүчеләр, Татарстанның 6 шәһәреннән һәм районнардан килгән кунаклар да бар иде. Көрәш бокс яратучыларда да, ярышларны карап торучыларда да зур кызыксыну уятты. Беренче 5 һәм икенче 2 урыннар безнеке булды. Аларны Булат Хәйруллин, Артем Трондин, Никита Кузнецов, Александр Скоков, Руслан Исаншин, Роман Евсеев, Данил Пасичник яулады, барысы да тренер Леонид Шабалинда шөгыльләнәләр.
Гер спортында җиңүчеләр дә үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәттеләр. 18 яшькә кадәргеләр, өлкәнрәкләр, кунаклар, ветераннар һәм кызлар үз төркемнәрендә ярыштылар. Зиреклеләр Илдар Миннебаев, Фәрит Хәйбуллин, Илнур Нәбиуллин, Ирек Вәлиев, яңачишмәлеләр Вячеслав һәм Александр Кузнецовлар, Зәй кунаклары Айнур белән Рәфис Гатиннар беренче урыннарны (үз авырлык үлчәмнәрендә) яуладылар.Ә менә Тубылгы Таудан дөнья һәм Европа чемпионы Гөлгенә Исмәгыйлова, әлбәттә инде, иң көчле кыз булды.
Кул көрәштерергә - армрестлинг - теләүчеләр бик күп иде - яңачишмәлеләр өчен спортның бу төре бик тә популяр санала. Призлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында уйнатылды, һәр төркемдә берничә авырлык категориясе иде. Шуңа да җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар исемлеге иң озыны. Беренче урынны яулаучылар: Рәзилә Сафина (Яңа Ибрай), Илсөяр Илалова, Илшат Сабиров (Яңа Чишмә), Ландыш Кашапова (Шахмай), Наилә Ситдыйкова (Чертуш), Алмаз Галимов (Акъяр), Евгений Логинов (Яңа Чишмә), Айнур Кашапов (Зирекле), Радик Галимов. Кунаклар арасында абсолют чемпионнар - Чистайдан Радик Сәлахов һәм Гөлнур Сәләхетдинова.
Сабантуй әләмен алу өчен тауга, көндәшләре булмау сәбәпле, "Аҗаган" яшүсмерләр клубы хезмәткәре Евгений Шилов үзе генә йөгерде һәм җиңүче булды.
Аркан тартышу конкурсыннан башка Сабан туе кызык та булмас иде кебек. Хатын-кызлар арасында - Чертуш, ир-атлар арасында Яңа Чишмә командасы җиңде. Зиреклеләрдә өч призлы урын: хатын-кызларда - 3, ир-атларда 2 һәм 3 (Зирекле командасында - 1 һәм Зирекледә - 2). "Хатын-кызлар пьедесталында" икенче урын - акъярлыларда. Мәйдан тирәсендә, бизәлгән сәхнәләрдә авыл мәдәният йортларының халык һәм эстрада ансамбльләре чыгыш ясады, рус, татар, чуаш һәм керәшен өйчекләре бизәп ясалган иде, хуҗалары - авыл җирлекләре башлыклары кунакларны чакырып, чәй һәм милли ризыклар белән сыйладылар.
Яр Чаллыдан килгән аттракционга, үткән елдагыча, бик күп бала җыелды: кемдер квадрациклларда җилдерде, кемдер ишәктә утырып йөрде, ә иң кечкенәләр һава тутырылган таучыкларда һәм батутларда күңел ачты. Балалар өчен таганнар һәм карусельләр дә эшләде.
Һәр җирдә музыка яңгырап торды. Халык рәхәтләнеп күңел ачты. Алар өчен сәүдә рәтләрендә сәнәгать һәм азык-төлек әйберләре белән сату иттеләр, күчмә кафелар ачылды: монда камыр ризыклары, шашлык, чәй, кофе һәм сыра да бар иде. Җирле эшмәкәрләрдән кала, монда күрше шәһәрләрдән сәүдә итүчеләр дә үз товарларын тәкъдим иттеләр. Иң азарт кешеләр - лотерея билетлары ияләре булгандыр (30 ар сумлык 666 билет сатылган), алар төп приз - тузан суырткычка өметләнделәр. 334 билет отышлы булды. Кулчатыр, пижама, футболка, барбекю һәм башка вак-төяк оту да сөенеч китерде. Ә төп приз Яңа Чишмәдән билгесез юнәлештә китте, бәхет елмайган кеше белән без танышырга да өлгерми калдык, отышны алган яшь ир-ат, кызчыгын ияртеп, китеп тә барды.
Иртәдән алып кичкә чаклы Яңа Чишмә маршрутында автобуслар хәрәкәт итте, алар Сабантуй халкын ташыдылар, янгын сүндерүчеләр, полиция, медиклар - бар да хезмәттә булды. Шөкер, бәйрәм үткән җирдә бернинди күңелсез вакыйга булмады.
Уеннар һәм аттракционнар белән бер үк вакытта көрәшчеләр келәмендә милли көрәш буенча бил алышлар башланды. Кагыйдә буларак, көрәшне балалар башлап җибәрде, алар биш авырлык категориясендә көч сынашты. 4 сәгатьтән соң көрәш буенча баш судья Рәфис Вафин ярдәмчеләре Фәргат Вәлиев, Шәүкәт Госсаметдинов, Равил Гыймадиев, Рузил Әхмәтвәлиев, Рөстәм Мифтахетдинов, Илгизәр Гайнуллин, Хәлим Гыйззәтуллин, Фәнил Залаковлар белән җиңүчеләрне билгеләделәр. Элеккеге еллардагыча, җиңүчеләрнең күпчелеге Акъяр, Шахмай һәм Чаллы Башы авылларыннан иде (монда җирле тренерлар тарафыннан көрәшкә җитди игътибар бирелә, тренер Рөстәм Мифтахетдиновның өлеше зур).
40 кг-га чаклы авырлыкта беренче урынны Акъярдан Ранис Шәйхетдинов яулады, икенче урында Зирекледән Инсаф Садыйков (ул иң яшь көрәшче иде), өченче урында Чистайдан Рамил Мурзин булды; 50 кг-га чаклы авырлыкта 1 урында Шахмайдан Динар Миннебаев, 2 урында Чаллы Башыннан Рәсим Нуртдинов, Акъярдан Зөлфәт Миңнеханов - 3 урында; 60 кг-га чаклы авырлыкта 1 урында Шахмайдан Линар Миннебаев, 2 урында Чертуштан Нәзир Әхмәтвәлиев, Акъярдан Динар Шәйхетдинов - 3 урында; 70 кг-га чаклы авырлыкта Чаллы Башыннан Айрат Ибраһимов җиңү яулады, Чертуштан Ринас Абдуллин - икенче, Акъярдан Айдар Госсаметдинов - өченче урында; 70 кг-нан югарырак авырлыкта 1 урында Акъярдан Линар Шәмсетдинов, шул ук авылдан Илфат Гыйрфанов 2 урында, Чистайдан Никита Жирнов - 3 урында. Балалар арасында финалда Акъярдан үз адашын җиңгән Линар Миннебаев абсолют батыр булды.
Кунаклар арасында 80 кг-нан югарырак авырлыкта Зирекле Сабан туенда батыр калган Чаллы шәһәреннән Илдар Сафиуллин җиңү яулады, икенче урында Шахмай Сабан туе батыры Булат Мусин, өченче - Түбән Камадан Динар Гатиятов.
Сабантуйның баш батырын ачыклау берничә сәгатькә сузылды. 65 кг-га чаклы авырлыкта Шахмайдан Айгиз Ганиевка тиңнәр булмады, икенче урында Акъярдан Дилүс Гайнуллин, өченче - шул ук авылдан Айнур Әхмәтвәлиев; 75 кг-га чаклы авырлыкта Акъярдан Илмир Гайнуллин җиңү яулады, икенче урында Горшководан Айнур Госсаметдинов, өченче - Чертуштан Ринат Гыймадиев; 85 кг-га чаклы авырлыкта Чаллы Башыннан Ришат Мөхәммәтҗанов җиңү яулады, икенче урында шул ук авылдан Самат Әхмәтҗанов, өченче - Акъярдан Илнур Әхмәтвәлиев; 85 кг-нан югарырак авырлыкта Горшковода Илнур Госсаметдиновка тиңнәр булмады (ул ГО һәм ГТХ идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге буенча Яңа Чишмә бүлеге хезмәткәре), икенче урында Зирекледән Илгиз Садыйков, өченче - Яңа Чишмәдән Андрей Шишлов.
Быел Сабантуйның баш батыры яшь көрәшче Илнур Госсаметдинов булды. Аның җилкәсенә традицион приз - тәкә салдылар (балалар арасында абсолют батыр калган Линар Миннебаев та шундый ук призга ия булды).
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов җиңүчеләрне котлап, аларга акчалата призлар тапшырдылар.
2014 ел Сабан туе менә шулай оешкан төстә үтте, халык көн буена күңел ачты, рәхәтләнеп ял итте. Игенчеләрнең киеренке эш чоры - азык хәзерләү вакыты җитте. Кызганычка каршы, эссе коры көннәр тору күңелләрдә билгеле бер борчу кузгата һәм хәзер җәмәгать терлекләрен һәм шәхси йортлардагы терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен бар көчне дә эшкә җигәргә кирәк.
Азат МУСИН,
Лариса ФЕДОРОВА,
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев