Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

8 Март бәйрәме алдыннан Шахмай музеенда очрашу узган

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында «Ягез әле, кызлар!» дип аталган кичә узган.

Бу хакта редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаутдинова хәбәр итте.

— Чарага озак еллар колхозда эшләгән хисапчылар һәм икътисадчылар, кассирлар һәм агрономнар чакырылган иде. 

Кичә бәйрәм котлавыннан һәм узган еллардагы вакыйгаларны искә алудан башланып китте. Аннары кунакларның барысы да уеннарда актив катнаштылар, биремнәрне төгәл үтәделәр: кызыклы сорауларга һәм табышмакларга җаваплар таптылар, башланган мәкальләрне тәмамладылар, акча саный-саный, сорауларга җаваплар бирделәр һәм чут (счет) ярдәмендә мисаллар чиштеләр. Вакыт сизелмичә дә узып китте. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев