Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

9 гыйнварда Чертуш авылы мәдәният йортында ТРның атказанган җырчысы Алсу Хәбибуллина концерты булып узган

Җырчы белән бергә Чертуш авылының үзешчән артистлары да чыгыш ясаган

"Иске елда, яңа җырлар" дип аталган концерт турында редакциябезгә Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина хәбәр итте. “Игелекле, милли җанлы, бик күп җырлар авторы, дустыбыз Илшат Харисов, безнең авылга иганәчесе - сыйныфташы Ларина Кобаль белән бәйрәм бүләге ясадылар”,- дип яза Рәмзия Мусина.

Мәдәният йортында Алсу Хәбибуллина үзенең иң матур җырларыннан торган концерт белән килгән. Җырчы белән бергә Чертуш авылының үзешчән артистлары да чыгыш ясаган. Тамашачылар байтак булган, кичә бик матур узган. Шундый җылы очрашулар күңелләрдә озак сакланыр. Бер күрешү - үзе бер гомер, диләр бит.

Рәмзия Мусина барлык авылдашлар исеменнән чарада катнашучыларның һәммәсенә дә олы рәхмәтен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев