Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

9 гыйнварда РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Яңа Чишмәдә гражданнарны кабул итте.

Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә кеше күп түгел иде. Кабул итүгә нибары дүрт кеше генә язылган, аларның икесе Зирекле авылында яши, спорт мәктәбе директоры Ольга Роменская һәм Петропавел АҖ башлыгы Сергей Никитиннарны кабул иткәннән соң депутат шунда юл алды

. Финанс чыгымнары мәсьәләсен хәл итү турындагы гозерләрен тыңлаганнан соң, Ольга Павлова яшь спортчыларны федераль һәм халыкара ярышларга илтү, Петропавел Бистәсендә хоккей тартмасы төзү турындагы үтенечләрне ничек һәм кая мөрәҗәгать итеп хәл итәргә кирәклеген аңлатты һәм аларны контрольгә алды.
Зирекледә депутат халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Лидия Лотфуллина белән очрашты, ул Ольга Павлованың игътибарын музей бинасын капиталь төзекләндерү программасына кертү кирәклегенә юнәлтте. «Аҗаган» спорт клубына көрәш матлары алуда ярдәм итү үтенече белән авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов мөрәҗәгать итте. Аларның мөрәҗәгатьләре дә шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова тарафыннан контрольгә алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев