Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

9 майда Яңа Чишмә районында Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Сезгә район үзәгендә бәйрәм чаралары анонсын тәкъдим итәбез:

Ленин урамы буенча ретро-техника парады редакция бинасы яныннан сәгать 9да башлана.

«Үлемсез полк» акциясе колонналары гимназиядән 9.30 сәгатьтә кузгала*

Тантаналы митинг «Мәңгелек ут» мемориалы янында сәгать 10да башланачак.

Аннан соң мемориал артында халык күңел ачулары узачак. Программада: бәйрәм концерты, спорт чаралары, мастер-класслар һәм балалар өчен конкурслар.

18 сәгатьтә мәдәният һәм ял паркында РМЙ һәм мәдәният йорты артистлары катнашында «Җиңүле май көне» концерты узачак.

20.00 – паркта дискотека, ә РМЙ каршындагы мәйданда – сугыш турында кино күрсәтеләчәк. 21.00 – бәйрәм салюты.

 

* Сугышта катнашкан туганның төсле вариантта фотосурәтен районның күп функцияле үзәгендә бушлай ясарга була.

 

Бу көнне районның барлык авыл җирлекләрендә дә веноклар кую һәм «Үлемсез полк» акциясе белән митинглар узачак.

Моннан тыш, апрель ахырында бәйрәмгә карата «Җиңү диктанты» узды, «Җиңү бакчалары» һәм паркларны һәм скверларны төзекләндерү, шулай ук сугышта катнашучыларны котлау, аларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү акцияләре старт алды. Май аенда волонтерлар «Георгий тасмасы»  акциясен башлап җибәрделәр. Бәйрәм алдыннан «Хәтер шәме» акциясе узачак, ә 9 май көнне мәктәпләр «Хәтер вахтасы»н оештыралар.

«Кайгырту» ХСХКҮ Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен «Чиста тәрәзәләр» һәм «Чиста ишегалды» акцияләре үткәрәләр. Интернат-йортта яшәүчеләр өчен бәйрәмгә бүлмәләрне бизәделәр, бүләкләр һәм бәйрәм ашы әзерләделәр, ә мәдәният учреждениеләре аларга концерт программалары күрсәтәчәкләр.

«Аҗаган» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр волонтерлар ярдәме күрсәтеп сугышта катнашучы ветераннарны һәм сугышта катнашучының тол калган хатыннарын котлаячаклар.

,  «Хәтер шәме» һәм «Кызыл кәнәфер» акцияләрендә катнашачаклар. «Олимп» УСЗда бәйрәм уңаеннан мини-футбол һәм бадминтон буенча ярышлар узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X