Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аңа таянырга була

20 октябрьдә Яңа Чишмә Эчке эшләр бүлеге ветераны, ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мөхсинов 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Ул 26 ел эчке эшләр системасында хезмәт итә. Армиядә хезмәт иткәннән соң, хезмәт юлын туган Чирмешән районы ЭЭБ дә гади дежур ярдәмчесеннән башлап, ул Татарстан районнарының берсендә Эчке эшләр бүлеге начальнигы вазифасына кадәр җитә. Аның хезмәт итү урыннары исемлегендә шулай ук Баулы районы ЭЭБ юл - патруль хезмәте өлкән инспекторы, Яңа Чишмә РЭЭБ начальнигы урынбасары да бар.
Югары юридик белемле, 2000 елда лаеклы ялга чыкканнан соң, читтән торып Әлмәт нефть техникумын тәмамлый һәм янә 4 ел җитәкче урыннарда: Шешмаойл» компаниясендә цех начальнигы урынбасары һәм цех башлыгы булып эшли. Аннан соң 12 ел сак начальнигы, ә аннары Яңа Чишмә КМС заводының икътисади куркынычсызлык хезмәте баш белгече булып эшли. Аның үзенчәлекле сыйфатлары - гаять зур җаваплылык хисе, үҗәтлек, инициативалы, куелган бурычны ныклап үтәү теләге – һәркайда үзенә йөкләнгән эшне тиешле дәрәҗәдә башкарырга булыша.
Хәзер дә үз холкын үзгәртмәгән. Ел ярым элек кенә ул Яңа Чишмә РЭЭБнең ветераннар оешмасын җитәкләп, байтак кына яхшы эшләр башкарды.  Милиционерлар - ветераннар Вәлиҗан Шәрипҗан улы һәм аның ярдәмчеләре – Совет әгъзалары тирәсендә берләшеп, үзләрен якланган һәм җәмгыятькә кирәкле итеп тоялар. Элеккеге милиционерлар полициянең яшь хезмәткәрләре белән үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар, аларга җәмәгать тәртибен саклау буенча хезмәт итәргә булышалар, бәйрәмнәрне, туган көннәрне бергә билгеләп үтәләр, үлгән һәм бурычларын үтәгәндә һәлак булган иптәшләренең каберләрен карыйлар, туганнарының хәлен белеп торалар. Моннан тыш, алар район чараларында даими катнашучылар (спорт ярышлары, хәйрия акцияләре, Җиңү көненә митинг һ.б.). Вәлиҗан Шәрипҗан улы аларга санаторийларга юлламалар, Эчке эшләр министрлыгыннан төрле пособиеләр алуда ярдәм итә. Бер сүз белән әйткәндә, ул хезмәттәге иптәшләренә үзенең нык җилкәсен куярга әзер, теләсә нинди хәлләрдә аңа таянырга була. Яңа Чишмә РЭЭБ нең элеккеге хезмәттәшләре һәм ЭЭБ начальнигы Эдуард Жирнов  аның турында әнә шулай диләр. – Без барыбыз да аның җитәкчелегендә ныклап дуслаштык, аерылмадык, ветераннар оешмасы тормышы белән кызыксынабыз, - ди совет әгъзасы Филипп Иванов.  – Безнең ветераннар Советы тамга өчен түгел, ә чынлап торып эш итә.
Вәлиҗан Шәрипҗан улы өйдә дә шундый ук ышанычлы һәм җаваплы кеше, ике бала атасы, Рамил белән Алсу да хокук саклау органнарында эшлиләр.
Элеккечә сафта булган ветеранга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаиләсендә иминлек һәм бәхет телибез.  
Ольга ИВАНОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев