Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Аҗаган» хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеге буенча әңгәмә үткәргәннәр

Зирекле авылының «Аҗаган» клубы хезмәткәрләре «Урамнар буйлап велосипедта барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү» дигән темага әңгәмә үткәргәннәр.

Велосипед белән идарә иткәндә велосипедта йөрүчеләр башка транспорт чаралары: автомобильләр, мотоцикллар, башка велосипедчылар, авыл хуҗалыгы техникасы белән очраша. Моннан тыш, велосипедчы һәм хәрәкәттә башка катнашучыларның юллары кисешергә мөмкин.

Шуңа күрә, велосипед белән аңлы рәвештә идарә итү бик мөһим: хәрәкәткә төрле киртәләр тудырмас һәм авариягә китерерлек хәлнең сәбәпчесе булмас өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен дөрес итеп үти белергә кирәк. Кайчагында велосипедчының  да, янәшәдәге кешеләрнең дә тормышы һәм сәламәтлеге моңа бәйле булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев