Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ач калдырмаячаклар

Петропавел мәктәбе укучылары урманчыларга хайваннар җимлекләрен куярга булышканнар.

Табигать һәм без

Җәнлекләргә кышны үткәрү җиңелрәк булсын өчен, ТРның биоресурслар буенча Дәүләт комитеты җимлекләр урнаштыруга һәм кыргый хайваннарны тукландыруга юнәлдерелгән акция игълан иткән. 
Яңа Чишмә районында әлеге акция кысаларында мондый чаралар гомуми аучылык һәм «Красновидово» аучылык хуҗалыгы җирләрендә үткәрелә.  Кыргый хайваннар өчен җимлекләр кую эшчәнлегендә Петропавел Бистәсе мәктәбе укучылары да катнашкан.

Петропавел мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары өчен ачык һавада дәресне педагоглар - Людмила Викторовна Быкова һәм Римма Әсхәтовна Бельковалар үткәргән.  Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Вячеслав Ведякин, «Красновидово» аучылык хуҗалыгының җитештерү инспекторы Алексей Михайлов укучылар һәм педагоглар белән бергә «Большевик» урманына юл тотканнар. 

 Урман массивы янында аларны җирле урманчылар Владимир Патрикеев һәм Александр Фроловлар каршы алган. Урманчылар белән килешү буенча алар эре хайваннар - пошилар өчен зур җимлек урнаштыру урынын сайлаганнар.  Өлкәннәр  җимлек ясау өчен материаллар әзерләгәндә, Алексей Михайлов балаларга инде урнаштырылган тозлы җимлекне (солонец) күрсәткән һәм тозның хайваннар организмында микроэлементлар кытлыгын тулыландыруда ярдәм итүен аңлаткан. 

Вячеслав Ведякин кышкы тукландыру урман фаунасының биологик төрлелеген саклап калырга гына түгел, ә хайваннар санын арттырырга да мөмкинлек бирә, дип сөйләгән.

Җимлекне урман һәм җәнлекләр өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп ясаганнар: ясле сыман корылманы агачларга беркеткәндә бер генә кадак та какмаганнар. Җимлеккә салынган печәнне ашаганда хайваннар җәрәхәтләнмәсен өчен, тырпаеп торган ботакларны кискәннәр һәм тимерчыбыкларны да алганнар. 

Балалар өлкәннәргә актив ярдәм иткәннәр, шул ук вакытта төрле сораулар да биргәннәр. Аларны «Безнең урманнарда нинди җәнлекләр һәм кошлар яши?», «Монда аюлар киләме-юкмы?», «Кабан яки поши белән очрашу куркынычмы?», «Хәзер пошины җимлек янында күреп буламы?» дигән мәгълүматлар кызыксындырган.

Балаларда кыргый табигать белән очрашудан онытылмаслык тәэсирләр җитәрлек җыелган.  Бу хакта алар Алексей Михайловка «Красновидово» аучылар өйчегенә кунакка килгәч - табын артында сок, бутербродлар, чәй һәм тәм-томнар белән сыйланганда сөйләшкәннәр.

«Мондый акцияләр хайваннарны саклау һәм үрчетү, шулай ук алар өчен уңайлы яшәү шартлары булдыру максатларында үткәрелә.  Ә бүгенге чара шулай ук яшь буынны кыргый хайваннар дөньясын саклау эшенә, кышкы кырыс шартларда аларга ярдәм итеп, табигатьне сакларга өйрәтүгә юнәлдерелгән», - дип йомгаклаган үз сүзен Вячеслав Ведякин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев