Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ачык ишекләр көне

7 декабрьдә Яңа Чишмә Балалар сәнгать мәктәбендә “Нык гаилә” программасы кысаларында сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балалар өчен Ачык ишекләр көне булып узды.


Ул көнне БСМ дә кунакта әти-әниләре белән 10 нан артык бала булды.
Оештыручы – “Бердәм Россия” партиясе Яңа Чишмә җирле бүлегенең әлеге чараны үткәрү максаты – балаларны җәмгыятькә һәм сәнгатькә тарту.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова: - Барлык балалар да үзләренчә талантлы. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар арасында, һичшиксез, талантлы балалар бар, ачык ишекләр көне нәкъ менә шундыйларны ачыклау өчен үткәрелә дә инде, - дип билгеләп үтте. Ә БСМ коллективы өчен чараның төп бурычы –балаларга һәм ата-аналарга әлеге мәктәптә нинди бүлекләрдә укулар алып барылуы, нинди музыкаль инструментларда уйнарга өйрәнергә мөмкин булуы, укучыларның сәнгать һәм хореография бүлекләрендә ниләр белән шөгыльләнүләре турында сөйләү. Чара кысаларында сәнгать мәктәбе укучылары катнашында концерт булды. Чараны алып баручы Елена Кузнецова шөгыль формасында балаларга сәнгать төрләре, музыкаль жанрлар, башкаручылар уйнаган музыка уен-кораллары турында  сөйләде. Балаларны интеллектуаль уенга җәлеп итте, монда балалар да, зурлар да катнашты.
БСМ укучылары кунаклар – үзләренең яшьтәшләре белән бергә куплетлар җырладылар. Аларга укытучылары һәм әти-әниләре дә кушылды, нәтиҗәдә таныш, һәр кеше яраткан җырлардан бик матур бердәм чыгыш килеп чыкты. Аннан соң барысы да бергәләп төсле кәгазьләрдән киселгән кисәкләрдән бу көн турында үзенә истәлек ясады.
БСМ коллективы кунакларны шул ук мәктәп сыйныфларында очрашу өмете белән озатып калды.
Лариса Федорова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев