Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ачыктан-ачык сөйләшү: «Төзелеш тармагы һәм коррупция»

Халыкта төзелеш тармагы иң коррупцияләнгән өлкә, дигән фикер киң таралган.

Коррупцион рискларны киметү өчен районда ниләр эшләнүе хакында безгә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Габетдинов сөйләде. 
- Ренат Хальфетович, подрядчыны сайлау ничек уза?
- Монда барысы да конкурс нигезендә башкарыла. Беренчедән, шуны әйтеп үтәсем килә, кагыйдә буларак, төзелеш һәм капиталь ремонт объектларына заказны хакимият органнары түгел, ә ГИСУ оешмасы бирә.  Икенчедән, заказ бирүче тарафыннан генераль подрядчыны сайлау буенча конкурс игълан ителә. Конкурс булгач һәм генподрядчы сайлангач, заказ бирүче подрядчы белән килешү төзи. Ул эш алып бару өчен теләсә нинди төзелеш фирмасын да сайлый ала. 
- Эшнең һәм төзелеш материалларының сыйфатын һәм, гомумән, подрядчы эшен кемнәр күзәтә?
- Төзелеш эшләренең башкарылуын, аларның сыйфатын, эшләү вакытын һәм кулланылган материалларны «Стройнадзор» контрольдә тота. «Стройнадзор» шулай ук спецификацияне тикшерү һәм яшерен эшләрне раслау белән мәшгуль. Моннан тыш, район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге тарафыннан үткәрелә торган муниципаль контроль дә бар бит әле. Район башлыгы Вячеслав Козловның принципиаль позициясен - атна саен төзелеш объектларына чыгып, төзелеш эшләренең барышын һәм сыйфатын шәхсән үзе контрольдә тотуын дә билгеләп үтәргә кирәк. 
- Әгәр дә шундый рейдларның чираттагысында җитешсезлекләр ачыкланса нишлисез?
- Җитешсезлекләр ачыкланган очракта подрядчыга күрсәтмәләр бирелә, анда аларны бетерү вакыты да билгеләнә. Әгәр дә подрядчы әлеге күрсәтмәне үтәми икән, заказчыга (ГИСУ оешмасына) һәм генподрядчыга эшләрнең җитешсезлекләр белән башкарылуы турында рәсми хат җибәрелә. Подрядчы контракт шартларын үтәмәсә яки эшләрнең графигын бозса, ул генподрядчы тарафыннан алыштырылырга да мөмкин.
- Ачыктан-ачык сөйләшү өчен рәхмәт сезгә. 
Әңгәмәне район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев