Әдәмсә авылының үрнәк кешеләре
Лаеклы ялга чыккач та, кайберәүләр күңелсезләнеп «Нәрсә белән шөгыльләним?», «буш вакытымны ничек уздырыйм?», дип аптырап калалар.
Шакиров Әнәс һәм тормыш иптәше Лидия дә бер-бер артлы ялга чыктылар һәм яңа тормышта үзләренә кулай тоелган шөгыль таптылар. Әнәс Шәрипҗан улы нефть өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыкты."Агро-Основа" ҖЧҖгә КамАЗ йөк машинасы йөртүче булып эшкә керде, хәзерге вакытта ул күптән хыялланган эшендә, кырда урак өсте бит. Ә хуҗабикә - Лидия ханым мәчеттә ифтар ашлары уздыруда булыша, "көз мәчеттә укулар башланачак"-ди ул. Оныклар үстерүдә булыша, буш вакытында шигырьләр яза, кайберләрен интернет челтәрләренә куя. Шакировларның гаилә коруларына 36 ел, ике кыз үстереп, аларны башлы-күзле иттеләр, 5 оныклары үсеп килә. Яллар, бәйрәмнәр җитсә, барысы да төп йортка җыелышып, күңелле итеп аралашалар, мичтә пешкән ашлар белән сыйланалар. "Бәхет - бары тик гаиләдә генә ", диләр Шакировлар.
Лидиянең ижат жимеше:
Салават күпере чыкты
Җәйге яңгырлы көндә,
Бер күпере - тау башында,
Берсе - күренмәс җирдә.
Җиде төсле бу күперне
Кем шулай буяп куйган?
Төсләрен туры китереп
Дугасын коеп куйган?
Гаҗәпләндем,таң калдырды
Аллаһ синең могҗизаң,
Сигез могҗиза бар диләр,
Сергә күмелгән бар җиһан!
Көн - таң саен искитәрлек
Башкитәрлек хәлләр бар,
Тагын нинди сер капчыгың,
Нинди могҗизаларың бар?
Бу гүзәллек, матурлыкны
Бер Аллаһым ясады,
Шушы күренеш алдында
Баш иеп мин таң калдым.
Шаккатырды чәчкә-гөлләр,
Ирексездән яшь килә!
Кычытканлы, ромашкалы
Яздырма туган җирдән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев