Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әдәмсәлеләр — кече Ватаннарының патриотлары

25 гыйнварда Әдәмсә авыл җирлегендә гражданнар җыены узды.

Совет һәм Башкарма комитетның узган елдагы эшчәнлеге турында сөйләп, авыл җирлеге башлыгы Альмира Нәҗметдинова чыгыш ясады.

Бер мәсьәлә генә хәл ителмәгән

Узган җыенда куелган өч мәсьәләнең икесе хәл ителгән, ә берсе бүген дә ачык кала. Яшел урамыннан газ компенсаторының түбәндә урнашуы аркасында каты коммуналь калдыкларны (ККК) чыгару мөмкин булмаган — ул 5 метр биеклеккә күтәртелгән. Яшел урамындагы биек үскән агачларны кискәннәр, алар торак йортка һәм электр линиясенә зыян китерә ала. Әмма югары вольтлы баганаларны мөселман зираты территориясеннән читкәрәк күчерү мәсьәләсе әлегә ачык — ягъни хәл ителмәгән. 

Җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, узган ел Украинадагы махсус хәрби операция шартларында һәм йогынтысында үткән. Авыл халкы 2023 елда ике якташын — Илһам Ярашев һәм Рөстәм Гыйльмановны югалткан. А. Нәҗметдинова аларның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты, ә балалары һәм ирләре хәзер СВОда булган барлык аналарга һәм хатыннарга көч һәм сабырлык теләде. АҖ башлыгы махсус операциядә хәрби бурычларын үтәүче авылдашларына гуманитар ярдәм җыюда булышкан һәр авыл кешесенә рәхмәт белдерде. Ул бу эшнең күмпе кирәк, шул кадәр дәвам итүенә өметләнә.

Бюджет һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре

Безнең белешмә

Даими яшәүчеләр саны — 549, шуларның 28е — Бакташ авылында
Туучылар — 8
Үлүчеләр −17
Никахлар — 2
Мәктәп укучылары — 123
Эшкә яраклы халык — 319
Икътисадта эшләүчеләр — 252
Йорт хуҗалыгында мәшгуль булганнар — 21
Студентлар — 21
Пенсионерлар — 234 (2022 елда — 197)

Торак пунктның керемнәре 9,7 млн сумнан артык тәшкил иткән (141,5%), шуларның 8 млн сумнан артыгы — үз керемнәре, план буенча 5 млн сумга якын булган. Чыгымнар буенча планны үтәү — 95,9%ны тәшкил иткән (10 млн сумнан артык). 

Сөт саву аппаратларын сатып алуга компенсация, Сабантуй мәйданын, янгын сүндерү машинасын ремонтлау, бензогенератор һәм Зирекле авылы чигенә аншлаг сатып алу өчен АҖ бюджетыннан түләнгән.

Урамнарны яктыртучы лампаларны алыштыру, чүп җыю, салымнар түләү, милекне рәсмиләштерү һәм теркәү — гражданнарның төп мөрәҗәгатьләре булып тора. Сукбай этләр мәсьәләсе элеккечә актуаль булып кала. 2023 елда этләрне тоту хезмәте чакырылмаган, әмма административ хокук бозу турында ике беркетмә төзелгән. 

Ике эш урыны булдырылган, бер инвалид эшкә урнаштырылган.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар

Безнең белешмә:

Барлыгы 267 хуҗалык 
86 хуҗалыкта — 292 баш МЭТ
Сыерлар −132
Дуңгызлар-12
Сарыклар — 394
Кәҗәләр — 16 
Атлар — 7 баш

Барлык төр терлекләрнең баш саны узган ел белән чагыштырганда бераз кимегән. 123 хуҗалыкта сыерлар бөтенләй юк, әмма 2-5 сыер асраучы хуҗалар бар. ШЯХларның берсендә 15 баш сыер асралса да, гаилә фермасы булдырылмаган. Быел авыл халкы сөт саву аппаратларын, сыерлар, кош-кортлар һәм атлар сатып алуга субсидияләрдән файдаланган. Авыл кешеләре печәнне үзләре әзерлиләр, аны рулоннарда сатып алу мөмкинлеге дә бар. Әдәмсәлеләргә «Агро-Основа» ҖЧҖ һәм ШЭ Гыйбадуллин Илдар пайларны арендага биргәннәре өчен гектарына 1800шәр сум акча түли.

Барлыгы 13 млн 880 мең сумга 5481,79 ц сөт сатылган (бу узган елгыдан 219 ц-га кимрәк). Бер сыердан уртача 40 ц сөт савылган (108 мең сумга). Халыкның күпчелеге сөтне С. Б. Таротинга, 5 хуҗалык — Баулы сөт комбинатына тапшыра. Вәсимә Зиннурова сөтне иң күп тапшырган (14860 литр).

Автотранспорт булу — халык иминлеге критерийларының берсе булып тора: авылда 191 җиңел машина, 19 йөк машинасы, 39 трактор теркәлгән. Узган елда 4 автомобиль сатып алынган.
Торак пунктта 359 кв. м. торак файдалануга тапшырылган (2022 елда — 0 кв. м.). 

Үзара салым һәм уңайлылыкны тәэмин итү

Узган елда үзара салым акчалары республика субсидиясе белән бергә 1 млн 173 мең сумны тәшкил иткән. Акчалар Әдәмсә авылының Яр буе һәм Елга аръягы урамнарына вак таш салуга (773 мең сум); рус зиратына коймалап алуга, юлларны кардан чистарту һәм чүп үләннәреннән чабу, Бакташ авылында контейнер мәйданчыгы урнаштыруга юнәлтелгән. 

Юллар салу эше дәвам итәчәк. Шулай ук 2024 елда юлларга вак таш салу республика программасы буенча Тынычлык урамына да вак таш салыначак. Үзәк урамдагы 1500 метр озынлыктагы юлны төзекләндерү проблема булып кала (юл ГДСка карый)

Әдәмсәдә 10,361 км-лы суүткәргеч челтәре әле яңа. Халыкның 96%ы су өчен түли. Байтак бурычлары булган түләмәүчеләр авылда юк. Су белән тәэмин ителешкә кагылган һәр гариза да игътибарсыз калмый, килеп туган проблемаларны вакытында хәл итәләр. Торак пунктта 1 янгын сүндерү машинасы белән янгын депосы бар. Суүткәргечләрне реконструкцияләгәннән соң, Әдәмсәдә ел саен тикшерү уза торган 13 гидрант урнаштырылган. 

Әдәмсәдә — 119, Бакташ авылында 13 урам яктырткычы урнаштырылган. Торак пункт бюджеты хисабына 15 светодиодлы лампа алыштырылган.

Төзекләндерү эшләре кысаларында 30 агач үсентесе утыртылган, урамнар, зиратлар, җәмәгать урыннарында чүп үләннәре чабылган, чүп җыю буенча өмәләр, «Чиста яр» акциясе үткәрелә, балалар уен мәйданчыгы буяла һәм яңартыла.

Дүрт шәхси кибет халыкның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә. ШЭ Ситдыйков һәм Гыйбадуллин бәйрәмнәрдә иганә ярдәме күрсәтә. Бакташта 2023 елда ШЭ Гыйбадуллин тарафыннан күчмә автокибет оештырылган. Хат ташучы Ләйсән Шишкина авыл кешеләренә булыша, ул халык үтенече буенча аларга кирәкле азык-төлекләр һәм медикаментлар китерә.
Киләчәккә бурычлар

Аннары Альмира Нәҗметдинова җәмәгать оешмалары эшенә (хатын-кызлар советы, ветераннар, инвалидлар, җәмәгатьчелек Советлары), балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, почта эшчәнлегенә җентекләп тукталды. Ул 2024 елга куелган бурычлар турында әйтте, алар арасында җирлек бюджеты керемен арттыру, үзара салым акчаларын үзләштерү, авылны төзекләндерү, яшелләндерү һәм чистарту эшен дәвам итү, җирлек территориясендә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру. 

Авыл җирлеге башлыгы авылдашларын гражданлык позицияләрен күрсәтергә һәм 2024 елның 15-17 мартында ил Президенты сайлауларына килгәч, илебез белән идарә итүгә лаеклы дип санаган кандидат өчен үз тавышларын бирергә чакырды.

Әдәмсәлеләр бакча үстерергә телиләр

Утырышта Әдәмсә мәктәбе директоры Наталья Главнова, Әдәмсә ФАП мөдире Гөлфия Котова, участок уполномоченные Илнур Шәйхетдиновлар да чыгыш ясады. Җыенда катнашкан район башлыгы Вячеслав Козлов мәктәптә сәламәтлекне саклау программасын үтәү, 10 сыйныфның комплектлылыгы һ.б. турында сорашты. Хәрби исәпкә алуны җентекләбрәк алып бару мәсьәләсен ул актуаль дип атады. Район башлыгы торак пунктны Үзәк урамга асфальт салу буенча республика программасына кертергә тырышачаклар дип вәгъдә итте. Вячеслав Козлов районның икътисади һәм социаль күрсәткечләренә, узган елгы уңышларына тукталып, Әдәмсә АҖ үсешендә дә уңай якларны билгеләп үтте, моның өчен Альмира Нәҗметдиновага рәхмәт белдерде. Әмма эшләнәсе эшләр әле күп, әйтик, мини-фермалар төзү һ.б.. 

Әдәмсә халкы проблемалар турында сөйләшүдән тыш, күбрәк, авыл тормышын яхшыртуда үз ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Берәү Әдәмсәдә һәм район үзәгендә бакча булдыруны тәкъдим итте, үсентеләрне бушлай бирәчәген әйтте. Ул бары тик үсентеләрне утыртуда һәм аннан соң аларны карауда район ярдәмен генә сорады. Вячеслав Козлов ярдәм итәчәген белдерде. Ахырдан ул да авыл халкын дәүләт башлыгын һәм ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда актив катнашырга өндәде. Соңыннан ике авыл активистлары бүләкләнде: Вячеслав Козлов Олег Ждановка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды ( фотода уртада). Хәрбиләргә гуманитар йөк җыюда ярдәм иткәннәре өчен Хәмис Фәттахов һәм Люция Хәйруллинаны, авыл проблемаларына битараф булмаганы һәм җирлек үсешендә катнашканы өчен Татьяна Горюшинаны АҖ башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Иң күп сөт тапшыручы Вәсимә Зиннурова һәм Гөлсия Әхмәтовалар сөт җыючы Сергей Таротиннан бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев