Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Әфганстан — безнең йөрәк ярасы, батырлыгыбыз һәм истәлегебез»

15 февральдә Петропавел авыл китапханәсе белгечләре совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгына багышланган мәгълүмат сәгате үткәргәннәр.

15 февраль — фаҗигале Әфган сугышында катнашучы һәр кешегә хөрмәт күрсәтү көне. Чит җирләрдә тугыз елга сузылган әлеге сугыш халкыбызга күп кайгы, бәла-казалар һәм газаплар китерде. Әмма анда да, ерак Әфганстанда, совет сугышчылары кешелекнең иң яхшы сыйфатларын — батырлык, рухи ныклык күрсәткәннәр һәм безнең Әфганстандагы сугышны онытырга хакыбыз юк.

Белгечләрнең сөйләвеннән балалар Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү һәм аларны чыгару, үзләренең интернациональ бурычларын намус белән үтәгән якташлары турында белгәннәр. Һәлак булган солдатларыбыз һәм офицерларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алып, укучылар рух көчлелеге, фидакарьлек, батырлык күрсәткән һәр сугышчыны искә алганнар, алар турында документаль видеоматериаллар караганнар.

Чара барышында биредә катнашучылар мондый хәлнең беркайчан да кабатланмаска, ә дөньяның теләсә кайсы өлешендә сугыш утын кабызырга теләүчеләрнең һәммәсе Әфган сугышының аянычлы дәресләрен онытмаска тиеш, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Мәгълүмат сәгате батырлык, ныклык һәм чын дуслык тәрбияләүгә, киләчәк буыннар өчен тынычлыкны саклап калу теләген булдыруга ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев