Агач кисәкләреннән фоторамкалар
Мастер-класс Чуаш Чабаксарының мәдәният йортында узган
«Пушкин картасы» проекты кысаларында Чуаш Чабаксары АМЙда мастер-класс үткәрелгән, анда агач материаллардан фоторамкалар ясаганнар.
Агач - беркемне дә битараф калдырмый торган табигый материал. Аның структурасы яңа шедевр булдыруда ярдәм итә. Агач кисәкләреннән эшләнгән әйберләр бик күп төрле булырга мөмкин: аларның саны кеше фантазиясе белән генә чикләнә.
Мастер-класста катнашучылар табигый материаллардан фоторамка ясаганнар. Үз кулларың белән ясалган фоторамка, һичшиксез, үзең, туганнарың яки дусларың өчен менә дигән сувенир, бүләк булачак. Шулай ук мастер-класста катнашучылар агач кисәкләреннән панно, картиналар, поднослар, сәгатьләр, кухня такталары, вазалар, чәчәк түтәлләре өчен вазоннар, уенчыклар, тәлинкәләр һәм, хәтта мебель ясауларын да белгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев