Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Агитбригада игенчеләр янында

“Агро –Основа”ҖЧҖнең Тубылгы Тау бүлекчәсе кырларында кызу урак өсте бара.

Комбайнчылар һәм шоферлар, машинистлар йокы һәм ял турында оныттылар. Алар урып-җыю чорында аяз көндәге һәр минутның кадерен беләләр. Шушы киеренке эш көннәрендә  алар янына дәрт өстәр өчен  Горшково, Ленино,Тубылгытау мәдәният йортлары  хезмәткәрләре килә. Алар игенчеләрне районда урып-җыю эшләренең барышы турында мәгълүмат белән таныштыралар, урак алдынгыларын билгеләп үтәләр.Авыл хезмәтчәннәре "Рябинушка" ансамбле, К.Тимербулатов һәм Е. Степанованың җырларын һ.б.    чыгышларны бик җылы кабул итәләр. Кызыклы  мәзәкләрдән дә аларның  күңелләре күтәрелә. Кыр хезмәтчәннәре агитбригада чыгышыннан канәгать калып,  аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телиләр, дип  хәбәр итә “Яңа Чишмә хәбәрләре”нә Тубылгытау авыл мәдәният йорты директоры Айгөл Вафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев