Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Агымдагы елда Татарстанда илкүләм проект буенча 44 юл объекты ремонтланачак

Казан агломерациясендә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты буенча — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объект төзекләндереләчәк.

Әлеге максатларга 4,6 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк, шуның 2,1 миллиарды - федераль бюджеттан. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. 
«Барлык объектлар буенча да эшләрне башкаруга дәүләт килешүләре төзелгән», - диелә министрлык хәбәрендә.
Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты узган елда гамәлгә ашырыла башлады. Аңа кадәр республика хәзерге вакытта илкүләм проект составына керә торган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле федераль проектында катнашты.
Илкүләм проектның өстенлекле бурычы – тиешле нормативларга туры килә торган юлларның өлешен арттыру.
Узган елда Татарстанда әлеге илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 205,8 чакрым тәшкил иткән 173 юл объекты норматив хәлгә китерелгән.
Бу милли проект буенча Яңа Чишмә районында Яңа Чишмә-КМС заводы автоюлында 2 км озынлыгында икенче кат асфальт түшәү һәм юл кырыйларын төзекләндерү планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев