Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбүре мәдәният йортында татар халкының йолаларына һәм бәйрәмнәренә багышланган «Хәтер бизәге» дип исемләнгән кичә булып узган

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Шул уңайдан Акбүре авылы мәдәният йортында Яна Чишмә районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан татар халкының матур йола - бәйрәмнәренә багышланган «Хәтер бизәге» дип исемләнгән кичә үткәрелгән. Аңа мәктәп укучылары чакырылган. Бу хакта редакциябезгә Акбүре АМЙ мөдире Галия Миншина хәбәр итте.

«Борынгыдан килгән йолалар һәрвакыт серле, тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар шул йолаларның аерылмас бер өлеше, аның бизәге булып тора. Аларда халыкның борынгыдан килгән ышанулары чагыла. Ел фасылларына караган, кеше гомеренә, көн күрешенә, балалар дөньясына багышланган бик күп гореф-гадәтләрне, төрле уеннарны һәм йолаларны саклый халкыбыз. Кичәбезнең максаты - әби - бабалардан калган гореф-гадәтләрне яңарту, алар аша укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, аларга татар халык уеннарын һәм жырларын өйрәтү», - дип яза Г. Миншина.

Кичәдә районыбызның «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре, Акбүре АМЙ хезмәткәрләре белән берлектә балаларга борынгы йолалар һәм гореф-гадәтләр турында сөйләгәннәр, уеннар да үткәргәннәр. «Маймыл көзге», «Урак машинасы»,«Китте йөзек куллардан», «Чума үрдәк - чума каз», «Гөлбану», «Бишле» дигән уеннарда балалар бик теләп катнашканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев