Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбүре ветераннарына медальләр тапшырылды

Акбүре музеенда «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды. Медальләрне район башлыгы Вячеслав Козлов тапшырды.

Музейга авылда бердәнбер сугыш ветераны Гарифулла Минкәевны, тыл хезмәтчәннәре Вәлиҗан Вәлиуллин, Исмәгыйль Хәсәншин, Әдия Шәйхетдинова һәм Миңнебәян Мотыйгуллиналарны чакырдылар.
Котлау башланганчы барлык җыелучылар да җирле осталар төшергән импровизацияләнгән фильмны карадылар, анда авыл кешесе фронтка китә һәм һәлак була. Фронттан кайтмаганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Чакырылучылар алдында мәктәпнең җирле яшьармиячеләре чыгыш ясады, җирле үзидарә башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов аларның тормышларындагы әһәмиятле вакыйга белән котлады.
- Мондый дулкынландыргыч һәм тантаналы чараның музейда узуы символик мәгънәгә ия, - дип билгеләп үтте үзенең котлавында район башлыгы Вячеслав Козлов. – Анда фронттан килгән экспонатлар, фотографияләр һәм хатлар күп, алар беркемне дә битараф калдырмый. Тиздән без Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез һәм сез - Бөек Ватан сугышы шаһитлары. Сез фронтта сугыштыгыз, тылда Җиңү яуладыгыз, үзегез ач-ялангач булсагыз да, җиңү өчен барын да бирдегез. Батырлыгыгызга, баш иябез.
Район ветераннар советы рәисе Александр Скоков җыелучыларга җиңү тарихы, яшь буынга үз тамырларын, тарихын белергә өндәп, бу куркыныч сугышта кем җиңүен беркайчан да онытмаска чакырды.
Аннары Вячеслав Козлов авыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырды. Тыл хезмәтчәне Суфия Мусинага биреләсе (ул күптән түгел вафат булды) тагын бер медаль аның килене Рушания Мусинага тапшырылды.
Ул медальне рәхмәт сүзләре белән кабул итте һәм мәңгелек саклауга - музейга тапшырды.
Бергәләп фотога төшкәннән соң барлык ветераннарны чәй өстәле артына чакырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев