Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбүредә халыкның хезмәт активлыгын арттырырга кирәк

Районда гражданнар җыеннары дәвам итә, анда 2019 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга бурычлар турында авыл җирлекләре башлыклары халык алдында хисап тота. Акбүредә узган җыенда район башлыгы Вячеслав Козлов та катнашты һәм чыгыш ясады.

Җыен башланыр алдыннан авыл халкы белән социаль яклау бүлекләре, РПФ, РҮХ, ТКХ, энергосбыт, социаль иминиятләштерү җитәкчеләре очрашты һәм аларның сорауларына җаваплар бирде. Шулай ук акбүрелеләр алдында җирле талантлар концерт белән чыгыш ясады.
АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов чыгыш ясаган авыл Советы һәм башкарма комитеты отчетында авыл учреждениеләре эшенә анализ ясалды, уңай моментлар һәм алда торган эшләр билгеләп үтелде.
Җирлектә үзара салым акчасына шактый эш башкарыла. 2019 елда җыелган акчалар Октябрь урамы буенча вак таш-комлы катнашма җәюгә (сүз уңаенда, ТР Хөкүмәте ярдәме белән әлеге урамда өстәмә рәвештә тагын 800 метрда вак таш җәелгән), шулай ук суүткәргеч челтәрне карап тотуга һәм урамнарны чистартуга юнәлдерелгән. Агымдагы елда Комсомол урамы буенча вак таш-комлы катнашма җәю, суүткәргечне карап тоту һәм ремонтлау, кышкы чорда урамнарны һәм юлларны чистарту планлаштырыла.
Аннары докладчы бюджет учреждениеләре эшенә җентекле анализ ясады (6 түгәрәк, балалар театры эшли торган һәм күп төрле чаралар үткәрелүче авыл мәдәният йортына аеруча рәхмәт белдерелде), авылны төзекләндерүдә матди һәм рухи ярдәм күрсәткән мәчет имамнарына да Рәхмәт сүзләре җиткерде.
Безнең белешмә
Акбүре АҖ дә 183 йорт (шул исәптән 23е – Сөлчәбаш поселогында), 534 кеше пропискада, 403е даими яши. Пенсионерлар – 207, мәктәп укучылары-32, мәктәпкәчә яшьтәгеләр – 15 кеше.
2019 елда 1 бала туган, 15 кеше үлгән. Халыкта 91 җиңел автомобиль, 30 трактор, 281 баш МЭТ, шул исәптән 26 сыер бар.

2019 елда авылда бер генә эш урыны да булдырылмаган, ШЯХ буенча кредитлар да, гаилә фермалары да юк.
- Бу бик аяныч саннар һәм җирле хакимияткә иҗтимагый оешмалар белән бергә фермер хуҗалыкларын булдыруга җәлеп итү өчен тагы да эшлеклерәк авыл халкын ачыкларга кирәк, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Вячеслав Козлов. – Авылда тормышны алып бару өчен барлык шартлар да бар – юллар яхшы, урамнар яктырткылган, суүткәргеч, яңа ФАП, мәдәният йорты һ.б. Хәзер авыл хуҗалыгы бизнесына ярдәм итү буенча төрле программалар бик күп, дистәләгән миллион сумлык субсидияләр бирелә, кешеләрне сайлап алу буенча конкрет шөгыльләнергә генә кирәк.
Аннан соң район башлыгы кыскача гына 2019 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде, агымдагы елда безне мөһим даталар һәм вакыйгалар көтүен билгеләп үтте. Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын лаеклы каршыларга әзерләнергә һәм сентябрьдә булачак ТР Президентын сайлауларны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә кирәк.
Авыл халкы 2019 елда авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының эшен канәгатьләнерлек дип таныды.
Аннары Вячеслав Козлов авылның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен Вәкил Вәлиуллинга (рәсемдә) район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук шәһәрдән туган авылына күчеп кайткан Шамил Латыйповка, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы Галия Миншина, Зәйнәп Рәхимова, Фәния Вәлиуллина һәм Венера Хәлиуллиналарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Азат МУСИН. Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев