Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбүредә җыен: эшлисе эшләр бар әле

Районда гражданнар җыеннары тәмамланды. Анда 2018 елда эшләнгән эшләр һәм агымдагы елга булган бурычлар турында АҖ башлыклары отчет тотты. Акбүре авылында үткән җыенда район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов катнашты һәм чыгыш ясады.

АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов чыгыш ясаган авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты отчетында авылдагы учреждениеләр эшенә анализ ясалды, уңай моментлар һәм тагы ниләр эшләргә кирәклеге билгеләп үтелде. Башта ул узган җыенда күтәрелгән мәсьәләләрнең үтәлешенә тукталды. Эре габаритлы чүп-чар өчен урын әзерләү турында мәсьәлә хәл итү стадиясендә, аннары ул аннан чыгарылачак (тик анда тирес һәм вак чүп-чар булырга тиеш түгел).
Авыл җирлеге башкарма комитеты бакча участокларын рәсмиләштерүдә ярдәм иткән һәм киләчәктә дә ярдәм итәчәк (Акбүре АҖ өчен әлеге мәсьәлә актуаль).
Үзара салым акчасына шактый күп эш башкарыла (сүз уңаенда, әлеге авыл җирлегендә акча җыюны һәрвакыт беренчеләрдән булып төгәллиләр, агымдагы елда да 9 февральгә акча 98 % җыелган). Республикадан бирелгән субсидияне исәпкә алып акча Яшьләр урамын төзекләндерүгә, водокачка операторы хезмәтләренә, кышын юллар һәм урамнарны карап торуга (кардан чистартуга) түләүгә тотылган.
2018 елда Акбүре АҖ ТР муниципаль берәмлекләре арасында 1 млн. сум күләмендә грант откан, ул Яшьләр урамындагы юлга вак таш-комлы катнашма салуга юнәлдерелгән.
Авыл җирлегендә байтак мәсьәләләрне хәл итүдә җирле химаячеләр дә булыша. Алар арасында докладчы Гөлназ Зарипованы, Минәхмәт Нуруллинны, Әнвәр Юнысов, Ильяс Сәхәбетдинов, Вәсил Кәбиров, Рәмис Шәйдуллин һәм Рәмис Нуриевларны атады. “Алар ярдәме белән төрле чаралар үткәрелә һәм без аларга бик рәхмәтле”, - дип билгеләп үтте АҖ башлыгы.
Зират территориясен төзекләндерү буенча авыл халкының барысы да диярлек ярдәм күрсәткән “Татмелиорация” АҖ ярдәме белән музей территориясендә капиталь япма, ә “Нургаяз” мәчетендә су басуларны булдырмас өчен дренаж ясалган.
Безнең белешмә
Акбүре АҖ дә 180 хуҗалык бар (шул исәптә 23 се – Сөлчәбаш поселогында), 528 кеше теркәлгән (даими яшәүчеләр – 381), пенсионерлар – 211, мәктәп укучылары – 31, мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 11. 2018 елда 3 бала туган, 11 кеше үлгән. Халыкта 301 баш МЭТ бар, шул исәптә 29 сыер, 240 сарык, 56 кәҗә, 99 җиңел автомобиль, 37 трактор һәм 12 йөк автомобиле.
Алга таба докладчы җирлектәге бюджет учреждениеләренең эшенә анализ ясады һәм “юл картасының” үтәлешенә тукталды. Аның 29 пунктыннан 17 есе үтәлгән (салымнар җыю, юллар төзү, су белән тәэмин итү линияләренә ремонт һ.б.). Үтәлмәгән пунктлар да бар, шулардан иң мөһимнәре – сыерларның баш саны кимү (АҖ дә барлыгы 29 баш сыер калган), ШЯХ буенча кредитлар һәм гаилә фермалары булмау. Күңелне түбәндәге саннар да борчый – авылда 82 йортта 1-2 шәр генә пенсионер яши, буш йортлар - 70 (!). Һәм тагы бер нәрсә – 2020 елда җирле мәктәптә нибары 20 укучы гына калачак һәм 1 сыйныф бөтенләй булмаячак, бу турыда үз чыгышында мәктәп директоры Харис Латыйпов җиткерде. Әйе, авыл картая.
Агымдагы елга булган төп бурычлар дип Җәүдәт Җәләлетдинов урамнарны яктыртуны яхшырту, авылны алда да төзекләндерү, халыкның хезмәт активлыгын арттыруны атады (хәзергесе вакытта ике гаилә сөтчелек юнәлешендә һәм бер гаилә МЭТ симертү буенча мини-фермалар төзергә теләк белдергәннәр).
Акбүрелеләр полициянең участок уполномоченные Илнар Мирзин отчетын да тыңлады.
Ринат Фәсахов җыенга йомгак ясап,   Акбүредә тормыш өчен барлык шартлар булуы турында билгеләп үтте: су белән тәэмин ителеш яхшы, юллар начар түгел, яңа ФАП төзелгән, Мәдәният йорты яхшы хәлдә, урамнарны яктырту тиешле дәрәҗәдә һ.б. Шул ук вакытта авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру кирәк.
Хәзер авыл хуҗалыгы фермерларына һәм ШЯХ-ларга ярдәм итү буенча байтак программалар бар, АҖ башкарма комитетына, эшнең нәтиҗәсе булсын өчен, авылдагы булдыклы (эшлекле) кешеләр белән тагы да конкретрак эшләргә кирәк. Аннан соң район башкарма комитет җитәкчесе халыкның күп санлы сорауларына җаваплар бирде, аларның кайберләре аерым контрольгә алынды.
АҖ Советы һәм башкарма комитет эше канәгатьләнерлек дип танылды.
Аннан соң Ринат Фәсахов “Нургаяз” мәчете имамы Искәндәр Мурзинга (рәсемдә) авылның җәмәгать тормышында актив катнашуы өчен район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук авылның иң яхшы сөт тапшыручысы Хатыйп Нуруллинга һәм шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлеген билгеләп үткән хезмәт ветераны Мәхмүт Хәсәншинга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Азат МУСИН.
Автор фотосы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X