Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбүредә зур мәҗлес

Үткән шимбәдә, 25 июль көнне Акбүре авылында беренче мәчеткә нигез салучы (районда да беренче) Залаков Мәхмүт бабай балалары әтиләре истәлегенә зур мәҗлес үткәрделәр. Быел авылда беренче мәчеткә нигез салу һәм ачылуга 25 ел тулды, төзелешнең инициаторы Мәхмүт бабай иде. Нәкъ менә ул мәчетнең беренче имам-хатыйбы да булды. Кызганычка каршы, Мәхмүт...

Үткән шимбәдә, 25 июль көнне Акбүре авылында беренче мәчеткә нигез салучы (районда да беренче) Залаков Мәхмүт бабай балалары әтиләре истәлегенә зур мәҗлес үткәрделәр.

Быел авылда беренче мәчеткә нигез салу һәм ачылуга 25 ел тулды, төзелешнең инициаторы Мәхмүт бабай иде. Нәкъ менә ул мәчетнең беренче имам-хатыйбы да булды. Кызганычка каршы, Мәхмүт бабай яңа гыйбадәт йортында озак хезмәт итә алмый, ул шул ук елны - 1990 елда 86 яшендә вафат булды. Хәзер мәчет аның исемен йөртә.
Ә авылдагы икенче мәчет аның улы Нургаяз ага тырышлыгы белән булдырылды. Ул мәчет төзелешенә үзеннән зур өлеш кертә һәм хәзер дә ремонт эшләре һәм төзекләндерү өчен зур чыгымнар тота.
Гомумән авылда социаль проблемаларны хәл итүдә Татарстанда танылган җитәкче, байтак кына изге эшләр инициаторы һәм иганәчесе Әнвәр Залаков үзеннән бик зур өлеш кертә.
Алар апалары Тәнзилә, энеләре Фәргать, Хамзә һәм Җәүдәт, балалары һәм туганнары белән шимбә көнне 150 дән артык авылдашларын һәм кунаклар чакырып, саваплы эш башкардылар.
Төшке намаздан соң мәҗлес башланыр алдыннан Акбүре мәчете имам-хатыйбы Харис Рамазанов, Акъяр мәчетеннән - Илгиз Әшрапов, чакырылган кунаклар - Зирекледән Рифгат Фәсахов, элеккеге "Дуслык" совхозы директоры (ягъни Акбүре авылы), хәзергесе вакытта Чистай районында яшәүче Рафик Мохтаров һәм район имам-мөхтәсибе Газизулла Зартдиновлар тарафыннан Коръәннән сүрәләр укылды. -Әтиебез хөрмәтенә үткәрелгән искә алу мәҗлесенә килгәнегез өчен барыгызга да рәхмәт, - диде авылдашлары алдында чыгыш ясаган Әнвәр Залаков. -Ул шушы мәчетне төзетүдә башлап йөрде, беренче имам булып торды, беренче намазны шунда үткәрде, - диде.
-Мин авылдашларым белән горурланам,- диде ул тагын, - алар төрле тармакта намус белән хезмәт куялар. Тагын авылымның төзекләнә һәм ямьләнә баруына да сөенәм - юлларына асфальт түшәлде, сулыклары да шәп, һәр җирдә газ һәм су кертелгән. Бөтен Татарстанда хәзер шундый төзек торак пунктлар, һәм бу республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән булдырыла.
Август азагында авылда тагын бер күңелле вакыйга көтелә - авыл музее ачылачак. Музей бинасын, стеллажлар һәм башка кирәк-яракларны хәзерләүдә дә Әнвәр Залаков зур өлеш кертте. Хәзер музей фонды экспонатлар белән тулыландырыла. -Без авыл тарихын белергә һәм аны саклап, киләчәк буыннарга җиткерергә тиешбез, - дип билгеләп үтте Әнвәр Мәхмүт улы.
Тәмле сый-нигъмәттән соң (барлык чыгымнарны Залаковлар үз өсләренә алды) авылдашлар шулай кайгыртканнары, сыйлаганнары өчен аларга рәхмәтләрен белдереп, уңышлар, сәламәтлек, имин тормыш теләделәр.
Авыру, яки артык өлкән яшьтә булу сәбәпле мәҗлескә килә алмаучыларга Әнвәр Залаков азык-төлек тутырылган пакетларны (20 ләп) өйләренә илтеп бирде. Залаковлар нәселендә (Мәхмүт бабайдан башлап) бүгенгесе көндә 147 кеше исәпләнә, шушы көннәрдә 148 нчесе дөньяга килергә тора.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев