Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбүредән Мингаян Минкәевага бүген - 90 яшь

Минкәевлар гаиләсендә үзара аңлашу һәм татулык хөкем сөрә

Юбилей

Мингаян әби 1930 елның 7 июлендә Акбүре авылында туа. Күп балалы гаиләдә үсә. Балачагы авыр булса да, әти-әниләре балаларына укырга мөмкинлек биргән. Шулай итеп, Мингаян әби әти-әнисе ярдәме белән җидееллык мәктәпне тәмамлый алган. Каникул вакытында өлкәннәр белән бергә колхоз кырларында эшли, игеннәрне кулдан чәчеп, кул белән җыеп та алалар. 15-16 яшьтә ул урман кисәргә йөргән.

Мингаян әби гаиләдә өлкән абыйсын сугышка озатуларын, Җиңүдән соң аны өйдә ничек каршы алуларын, туган илне саклаучы абыйсы, аның хәрби формасы белән горурлануын искә ала.

Шуңа күрәдер дә, гимнастеркада, күкрәк билгеләре таккан авылдашы Гарифуллага бер күрүдә гашыйк була: ул сугыштан әйләнеп кайтканда аңа 21 яшь була.

Гарифулла ага 1944 елдан 1951 елга кадәр Кызыл Армиядә хезмәт итә, шул елларда хәрби спайлык, дисциплина һәм бер-береңә ярдәм итү аның өчен гадәткә әверелә.

«Шушы 68 ел бергә гомер итү дәверендә Гарифулла һәрвакыт игътибарлы һәм кайгыртучан булды. Ул бүгенге көндә дә һәр иртә минем хәлем белән кызыксына. Якыннарыңның кайгыртуы һәрвакыт шатландыра, ә шатлык сәламәтлек бирә», - ди Мингаян әби.

Бүген әти-әнисе янында 10 яшьлек оныгы Данияр белән кызы Миннафа кунакта. Алар Яр Чаллыда яшиләр, Минкәевларның тагын дүрт уллары гаиләләре белән шунда, кече кызлары Кадрия гаиләсе белән Яңа Чишмәдә гомер итә.

Миннафа безгә балачакта һәр иртә мичтә пешкән камыр ризыклары исеннән уянулары турында сөйләде.

-Иртәнге җидедә өстәлдә бөккәннәр әзер, сөт куелган була иде инде. Без ашап мәктәпкә киттек. Без кайтканда өй чиста, кайнар аш, өстәлдә әни пешергән ипи тора иде, - дип искә ала кызы. - Ул безне тәмле итеп ашата да, безгә төрле киемнәр бәйли (кыш буена без 16 пар йон оекбаш һәм якынча шул кадәрле үк бияләй туздыра идек) яки тегә иде (малайларга күлмәкштан, ә безгә - күлмәкләр), ә үзе эчтән генә яраткан «Рамай» җырын көйли иде. Әни бик матур җырлый. Безнең йортта һәрчак уңай атмосфера булды. Алар безне кешеләрдә фәкать яхшы якны гынап күрергә, үзебезне дә шундый игелекле булырга өйрәттеләр.

Кызы Миннафа белән Гарифулла бабай да килешә: «Мингаян һәрвакыт яхшы хуҗабикә булды. Ул хәзер дә өйдә дә, бакчада да нәрсә дә булса эшләргә тырыша. Балалар, дөрес, күп эшләтми, кайталар да, үзләре безгә яшәү өчен бөтен шартларны тудыралар».

Юбилярша исә үзен мактауларына каршы җавап итеп, ирем дә, балаларым да өй эшләрендә бик күп ярдәм иттеләр, шуңа күрә барысына да өлгердем, ди, димәк, кәеф тә яхшы, гаиләдә дә тынычлык дигән сүз. Аның сүзләренә караганда, йортта беркайчан да тупас һәм мәгънәсез сүзләр яңгырамаган, чөнки йорт хуҗасы эчмәгән дә, тартмаган да, бер сүз белән әйткәндә, юк-барга буш вакыты булмаган: әле эштә, әле мал-туар арасында, әле умарта кортлары белән мәш килгән, печән чапкан һәм аның янәшәсендә һәрчак малайлары Галиулла, Сафиулла, Әбүбәкер һәм Госман булган.

«Үз гаиләңне яратырга кирәк, ул чакта үзара аңлашу да, татулык та булачак», - диләр ирле-хатынлы Минкәевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X