Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Акбүрелеләр Сабан туенда

    Акбүредә быелгы Сабан туе да җылы шартларда, матур узды, авылдашларның җыр-биюенә бай булды, бала-чага да уеннар һәм аттракционнарда рәхәтләнеп күңел ачты.

    Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре АҖ башкарма комитеты белән берлектә әйбәт сценарий әзерләгәннәр. АМЙ директоры Гомәр Насыйров белән сәнгать җитәкчесе Рузалия Рамазанова көн буена бәйрәмне алып бардылар. Сценарийда Г. Тукай шигырьләренә һәм җырларына урын бирелгән иде, чөнки быел бөек шагыйрьгә 130 яшь тулды. Сабантуйны ачканда Рузалия Рамазанова башкаруында Г. Тукай сүзләренә "Тәфтиләү" җыры күңелләргә үтеп керде.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова акбүрелеләрне, кайткан кунакларны район җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән котлап, җирле фермер Гөлчәчәк Әхмәтвәлиевага истәлекле бүләк тапшырды. Ул исә, үз чиратында, үз хуҗалыгында хезмәт куючыларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, премияләр тапшырды.
    Сабантуй әләмен "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ-ның алдынгы механизаторы Зөфәр Ногъманов күтәрде.
    Үзенең котлау чыгышында Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов иң әйбәт эшләүче учреждение хезмәткәрләрен, иң матур - төзек йорт хуҗасын (Шәйхетдин Минхәеров), йорт тирәсендә матур чәчәкләр үстерүче Рәмилә Вәлиуллинаны атады, Гөлфирә белән Нургали Закировларны 50 ел бергә гомер итүләре - алтын туйлары белән котлап, аларга бүләкләр тапшырды. АҖ башлыгы шулай ук Сабантуй иганәчеләренә дә рәхмәт белдерде, алар арасыннан Әнвәр Залаков, абыйлы- энеле Фәнил, Фаил һәм Раил Залаковлар, Альберт Рәхимов, Азат Мусин, Исламия һәм Вазыйх Мортазиннар, Илдар Латыйпов, Мәүлет Шәйхетдинов, Ильяс Сәхабетдинов, Халит һәм Әлфия Зәйдуллиннар, Фәрит Зарипов, Фәрит Залаков, Кадрия Насыйрова, Гөлназ Зарипова, Әнвәр Юнысов, Хасәнҗан Нурхамәтов, Миннеәхмәт Нуруллин, Минзаһит Галимов, Рафаэл һәм Раил Мостафиннар, Әбелкәрәм Сәлахов, Фидания Бикмөхәммәтова һәм башкаларны билгеләп үтте.
    Алда язылганча, бу көнне Сабантуй мәйданында Фидания Бикмөхәммәтова, Гөлназ Насыйрова, Альбина Саматова, Линар Хәлиуллин һ.б. башкаруында байтак җырлар яңгырады.
    Котлаулар һәм бүләкләүләрдән соң мәйданда төрле уеннар, аттракционнар һәм, әлбәттә инде, милли көрәш башланды.
    Балалар арасында Рәзил Нуриев җиңү яулады, икенче урында Рәмзил Сәлахов, өченче - Риназ Мусин.
    Өлкәннәр арасындагы көрәштә инде менә өченче ел рәттән атаклы көрәшче Фәнил Залаков батыр калды. Традицион приз - тәкәне химая ярдәме сыйфатында КФХ башлыгы Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева бүлеп биргән.
    Бәйрәмнән башка рәсемнәрне газетабызның novoshishminsk.ru сайтыннан карагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: