Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбүрелеләр яңа ел бүләге алды

Районыбызның Акбүре авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Кызыл тасманы кисү хокукы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының төзелеш һәм капиталь ремонт идарәсе начальнигы Фәнис Исхаковка, район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсаховка һәм Акбүре авылының өлкән кешесе Гомәр Юнысовка бирелде.

- Бу районда «Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү» программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән модульле тугызынчы ФАП, - дип билгеләп үтте  үзенең чыгышында Яңа Чишмә РҮХнең баш табибы Рафис Вафин. - Акбүредәге фельдшер-акушерлык пункты 393 кешегә хезмәт күрсәтә, шул исәптә  балалар - 51, эшкә яраклы яшьтәгеләр - 176 кеше, пенсионерлар - 166.Быел авылда ике бала туган. Шунысы сөендерә, районда соңгы елда сәламәтлек саклау үсешендә уңай динамика күзәтелә, аерым алганда, тулаем үлем-китем  очраклары кимеде һәм туучылар саны артты. Быел РҮХнең матди-техник базасы шактый ныгыды, поликлиника бинасына капиталь ремонт ясалды, санлы рентгенология комплексы, УЗИ аппараты куелды,  янгынга каршы режимны үтәүгә акча бүлеп бирелде. Әлеге барлык  чаралар сәламәтлек саклау министрлыгы һәм районыбыз җитәкчелеге  ярдәмендә башкарылды.
Ринат Фәсахов Акбүре авылы халкын яңа ел алдыннан  авыл тормышындагы әһәмиятле вакыйга белән котлады, үткән елда район тарафыннан ирешелгән уңышлар турында сөйләде, киләсе ел планнары белән уртаклашты һәм барысына да сәламәтлек теләде.
Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов, Гомәр Юнысов һәм Фәнис Исхаков кулыннан символик ачкыч алган ФАП  мөдире Наилә Зарипова халык исеменнән авыл өчен мөһим булган әлеге объектны төзүдә катнашучылар адресына рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Наилә Госман кызы авыл халкының сәламәтлеге сагында 27 елдан  артык эшли һәм балалар бакчасы  бинасында медпункт итеп ясалган урыннан, ниһаять, модульле ФАП учреждениесенә күченүенә ихластан сөенүен белдерде һәм хәзер  халык заманча шартларга җавап бирерлек уңайлы бинада медицина ярдәме алачак.
Акбүредә фельдшер- акушерлык пунктын тантаналы шартларда ачу чарасы бәйрәмчә, Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында (әлеге рольләрне мәдәният хезмәткәрләре башкарды) үтте. Монда шулай ук башка ФАП фельдшерлары да чакырылган иде.
Лариса ФЕДОРОВА.  
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев